Сүрә 67 Патшалык
-
أَمَّنْ هَٰذَا الَّذِي يَرْزُقُكُمْ إِنْ أَمْسَكَ رِزْقَهُ ۚ بَلْ لَجُّوا فِي عُتُوٍّ وَنُفُورٍ
Кая Аллаһудан башка сезләрне кем ризыкландыра, әллә сынымнарыгыз яки патшаларыгыз ризыкландырамы? Әгәр Аллаһ бирә торган ризыгын бирмичә туктатып куйса? Бәлки кәферләр моны белә торып тәкәбберләнеп карышмакта һәм хактан качмакта таза тордылар.
67:21 -
أَفَمَنْ يَمْشِي مُكِبًّا عَلَىٰ وَجْهِهِ أَهْدَىٰ أَمَّنْ يَمْشِي سَوِيًّا عَلَىٰ صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ
Әйә хаклыкны күрмәскә вә Коръән нуры илә файдаланмаска тырышып йөзтүбән аяк астына гына карап йөргән кешеме туры юлга күнелүчерәк, яки Коръән вә сөннәт белән танышып, хак белән батыл арасын аерып туры юлны карап, күреп барган кешеме хак юлга күнелүчерәк?
67:22 -
قُلْ هُوَ الَّذِي أَنْشَأَكُمْ وَجَعَلَ لَكُمُ السَّمْعَ وَالْأَبْصَارَ وَالْأَفْئِدَةَ ۖ قَلِيلًا مَا تَشْكُرُونَ
Әйт: "Ул – Аллаһ сезне юктан бар кылды вә сезгә хак сүзне ишетмәк өчен колак бирде, вә гыйбрәтләрне күрмәк өчен күз бирде, вә фикерләп хак белән батылны аермак өчен күңел бирде, бу нигъмәтләргә караганда сезнең шөкер итүләрегез бик аздыр.
67:23 -
قُلْ هُوَ الَّذِي ذَرَأَكُمْ فِي الْأَرْضِ وَإِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Әйт: "Ул – Аллаһ сезне җирдә яратты, вә Аның хозурына кубарылырсыз".
67:24 -
وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا الْوَعْدُ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Кәферләр әйтәләр: "вәгъдә ителгән кыямәт көне кайчан була, дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, әйтегез?" – дип.
67:25 -
قُلْ إِنَّمَا الْعِلْمُ عِنْدَ اللَّهِ وَإِنَّمَا أَنَا نَذِيرٌ مُبِينٌ
Әйт: "Шиксез, ул кыямәтнең вакытын Аллаһ кына белер, вә мин фәкать хисаб вә ґәзаб белән куркытучы гынамын.
67:26 -
فَلَمَّا رَأَوْهُ زُلْفَةً سِيئَتْ وُجُوهُ الَّذِينَ كَفَرُوا وَقِيلَ هَٰذَا الَّذِي كُنْتُمْ بِهِ تَدَّعُونَ
Һәм ґәзабны бик якыннан күргәннәре вакытта, хакны инкяр итүче кәферләрнең йөзләре каралыр, вә аларга әйтелер: "Бу – шул ґәзабтыр, сез аны ашыгып көтәдер идегез!"
67:27 -
قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِنْ أَهْلَكَنِيَ اللَّهُ وَمَنْ مَعِيَ أَوْ رَحِمَنَا فَمَنْ يُجِيرُ الْكَافِرِينَ مِنْ عَذَابٍ أَلِيمٍ
Әйт: "Ничек уйлыйсыз, әгәр Аллаһ мине һәм минем белән бергә булган мөэминнәрне һәлак итсә, яки рәхмәт итеп безне исән калдырса, хакны инкяр итүче кәферләрне рәнҗеткүче каты ґәзабтан кем коткарыр?"
67:28 -
قُلْ هُوَ الرَّحْمَٰنُ آمَنَّا بِهِ وَعَلَيْهِ تَوَكَّلْنَا ۖ فَسَتَعْلَمُونَ مَنْ هُوَ فِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Әйт: "Ул – безнең Раббыбыз барча нәрсәгә рәхмәте ирешкүчедер, вә без Аңа иман китердек һәм Аңа тәвәккәл кылдык. Тиздән күрерсез, кем ачык адашып саташуда икәнлеген!"
67:29 -
قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِنْ أَصْبَحَ مَاؤُكُمْ غَوْرًا فَمَنْ يَأْتِيكُمْ بِمَاءٍ مَعِينٍ
Әйт: "Ничек уйлыйсыз, әгәр сезнең суыгыз һич ала алмаслык тирән җир астына киткән булып әверелсә, кем китерер сезгә кайнап агучы чишмә суларын?"
67:30
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман