Сүрә 5 Аш Яулыгы, аят 20 – 21

  1. وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ يَا قَوْمِ اذْكُرُوا نِعْمَةَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ جَعَلَ فِيكُمْ أَنْبِيَاءَ وَجَعَلَكُمْ مُلُوكًا وَآتَاكُمْ مَا لَمْ يُؤْتِ أَحَدًا مِنَ الْعَالَمِينَ

    Мусаның кауменә әйткән сүзләреннән гыйбрәт алыгыз! Әйтте: "Ий каумем, Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез! Аллаһ арагызга күп пәйгамбәрләр күндерде, үзегездән сезгә патшалар кылды һәм галәмдә һичбер кавемгә бирмәгән нигъмәтләрне сезгә бирде хәтта күктән әзерләнгән ризыкларны иңдереп торды", – дип.

    5:20
  2. يَا قَوْمِ ادْخُلُوا الْأَرْضَ الْمُقَدَّسَةَ الَّتِي كَتَبَ اللَّهُ لَكُمْ وَلَا تَرْتَدُّوا عَلَىٰ أَدْبَارِكُمْ فَتَنْقَلِبُوا خَاسِرِينَ

    Муса әйтте: "Ий каумем Аллаһ билгеләгән һәм сезнең, өчен файдасы булган Әрихә шәһәренә керегез, Аллаһ әмерен үтәүдән баш тартмагыз, артка борылып китмәгез! Әгәр баш тартсагыз, әлбәттә, нигъмәтләрдән коры калып, хәсрәтләнүче булып әверелерсез.

    5:21

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман