Сүрә 58 Бәхәсләшү, аят 16 – 18

  1. اتَّخَذُوا أَيْمَانَهُمْ جُنَّةً فَصَدُّوا عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ فَلَهُمْ عَذَابٌ مُهِينٌ

    Ялган антларын үзләренә калкан иттеләр ягъни аның белән җаннарын сакладылар, югыйсә монафикъларга үлем җәзасы тиешледер. Алар кешеләрне Аллаһ юлында сугышудан, ислам диненә керүдән һәм Коръән белән гамәл кылудан тыйдылар, аларга хур итүче каты ґәзабтыр.

    58:16
  2. لَنْ تُغْنِيَ عَنْهُمْ أَمْوَالُهُمْ وَلَا أَوْلَادُهُمْ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا ۚ أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ

    Әлбәттә аларга маллары да вә балалары да Аллаһ ґәзабыннан котылырга файда бирмәс, алар ут әһелләредер, алар анда мәңге калырлар.

    58:17
  3. يَوْمَ يَبْعَثُهُمُ اللَّهُ جَمِيعًا فَيَحْلِفُونَ لَهُ كَمَا يَحْلِفُونَ لَكُمْ ۖ وَيَحْسَبُونَ أَنَّهُمْ عَلَىٰ شَيْءٍ ۚ أَلَا إِنَّهُمْ هُمُ الْكَاذِبُونَ

    Аллаһ кыямәт көнендә аларның барын да кубарыр, һәм алар без мөэминнәрбез, монафикъ түгелләрбез, дип Аллаһуга ант итәрләр, дөньяда вакытларында сезгә ялганлап ант иткәннәре кеби, алар үзләренең ялган иманнарыннан файда күрәбез дип уйлыйлар, әйә алар чын ялганчылар түгелләрме?

    58:18

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман