Сүрә 50 Каф
-
وَجَاءَتْ كُلُّ نَفْسٍ مَعَهَا سَائِقٌ وَشَهِيدٌ
Вә һәр кеше килер, вә аның илә бер куып баручы булыр аны мәхшәр җиренә сөрер һәм аның, янында дөньяда кылган эшләреннән хәбәр бирүче фәрештә булыр.
50:21 -
لَقَدْ كُنْتَ فِي غَفْلَةٍ مِنْ هَٰذَا فَكَشَفْنَا عَنْكَ غِطَاءَكَ فَبَصَرُكَ الْيَوْمَ حَدِيدٌ
Янә әйтерләр: "Бу көннән син дөньяда вакытта гафил идең, һич хәбәрең юк иде, Без синнән ачтык күзендә, колагыңда һәм күңелендә булган пәрдәңне, бу көндә синең күзең үткендер ки, дөньяда кылган бозык вә хата эшләреңне барын да күрерсең.
50:22 -
وَقَالَ قَرِينُهُ هَٰذَا مَا لَدَيَّ عَتِيدٌ
Дөньядагы сакчы фәрештәсе: "менә мин аңа сакчы булган кеше, кылган эшләре белән килде" – дияр.
50:23 -
أَلْقِيَا فِي جَهَنَّمَ كُلَّ كَفَّارٍ عَنِيدٍ
Җәһәннәмгә салыгыз һәрбер хакка каршы торучы фәсыйк кәферне.
50:24 -
مَنَّاعٍ لِلْخَيْرِ مُعْتَدٍ مُرِيبٍ
Өстенә йөкләтелгән фарыз, ваҗеб эшләрдән тыелучыны вә. Коръәннән шикләнеп чиктән үтүче залимне.
50:25 -
الَّذِي جَعَلَ مَعَ اللَّهِ إِلَٰهًا آخَرَ فَأَلْقِيَاهُ فِي الْعَذَابِ الشَّدِيدِ
Аллаһудан башканы Илаһә тотучы мөшрикне салыгыз каты ґәзабка!
50:26 -
قَالَ قَرِينُهُ رَبَّنَا مَا أَطْغَيْتُهُ وَلَٰكِنْ كَانَ فِي ضَلَالٍ بَعِيدٍ
Ґәзабка салынган кешенең юлдаш шайтаны әйтер: "Ий Раббыбыз, ул кешене мин аздырмадым, ләкин ул үзе хактан ерак адашкан иде", – дип.
50:27 -
قَالَ لَا تَخْتَصِمُوا لَدَيَّ وَقَدْ قَدَّمْتُ إِلَيْكُمْ بِالْوَعِيدِ
Аллаһ әйтер: "Минем алдымда дәгъвәләшмәгез, тәхкыйк Мин сезгә дөньяда ошбу җәһәннәм белән куркытучы китап вә рәсүлләр җибәрдем.
50:28 -
مَا يُبَدَّلُ الْقَوْلُ لَدَيَّ وَمَا أَنَا بِظَلَّامٍ لِلْعَبِيدِ
Минем алдымда сүзем һич алышынмас, дәхи Мин колларыма золым итүче дә түгелмен.
50:29 -
يَوْمَ نَقُولُ لِجَهَنَّمَ هَلِ امْتَلَأْتِ وَتَقُولُ هَلْ مِنْ مَزِيدٍ
Ул көндә җәһәннәмгә: "Инде булдыңмы" – диярбез, җәһәннәм: "янә керүчеләр бармы, монда урын күп" – дияр.
50:30 -
وَأُزْلِفَتِ الْجَنَّةُ لِلْمُتَّقِينَ غَيْرَ بَعِيدٍ
Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәргә җәннәт якын кылыныр, ерак булмас.
50:31 -
هَٰذَا مَا تُوعَدُونَ لِكُلِّ أَوَّابٍ حَفِيظٍ
Сезгә вәгъдә ителгән җәннәт ошбудыр, һәрбер тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыга һәм шәригать хөкемнәрен саклап һәрберсен урынында үтәүчегә.
50:32 -
مَنْ خَشِيَ الرَّحْمَٰنَ بِالْغَيْبِ وَجَاءَ بِقَلْبٍ مُنِيبٍ
Күрмичә күргән кеби Аллаһудан курыккан вә Аллаһуга гыйбадәт һәм итагать итүдә ихласлы булып саф күңел белән Аллаһу хозурына килгән кешегә.
50:33 -
ادْخُلُوهَا بِسَلَامٍ ۖ ذَٰلِكَ يَوْمُ الْخُلُودِ
Керегез җәннәткә тынычлык иминлек белән! Бу көн җәннәткә кергән кешеләр өчен анда мәңге кала торган көндер.
50:34 -
لَهُمْ مَا يَشَاءُونَ فِيهَا وَلَدَيْنَا مَزِيدٌ
Аларга җәннәттә теләгән нәрсәләре булыр вә Безнең хозурыбызда аларга теләгән нәрсәләреннән артык нәрсәләр бардыр.
50:35 -
وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُمْ مِنْ قَرْنٍ هُمْ أَشَدُّ مِنْهُمْ بَطْشًا فَنَقَّبُوا فِي الْبِلَادِ هَلْ مِنْ مَحِيصٍ
Күпме кешеләрне һәлак иттек элекке заманнарда, ул заман кәферләре хәзерге кәферләрдән катырак куәтле иделәр, үлемнән котылырга юл эзләп шәһәрләрдә төрле чаралар күрделәр, Аллаһ тәкъдиреннән котылучы булырмы?
50:36 -
إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَذِكْرَىٰ لِمَنْ كَانَ لَهُ قَلْبٌ أَوْ أَلْقَى السَّمْعَ وَهُوَ شَهِيدٌ
Тәхкыйк бу зекер ителгән аятьләрдә һидәятне тапмак өчен көчле вәгазьләр, гакыл фәһем иясе булган саф күңелле кешегә яки Коръән сүзләренә колагыны салган кешегә, вә ул гөнаһлардан сакланып сәвабларны кәсеб итәргә әзердер.
50:37 -
وَلَقَدْ خَلَقْنَا السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا فِي سِتَّةِ أَيَّامٍ وَمَا مَسَّنَا مِنْ لُغُوبٍ
Тәхкыйк Без җирне вә күкләрне вә аларның араларында булган нәрсәләрне алты көн (дәвер) эчендә төзедек, аларны төзегәндә Безгә мәшәкать вә авырлык ирешмәде.
50:38 -
فَاصْبِرْ عَلَىٰ مَا يَقُولُونَ وَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ قَبْلَ طُلُوعِ الشَّمْسِ وَقَبْلَ الْغُرُوبِ
Син кәферләрнең әйткән яман сүзләренә сабыр ит, вә Раббыңны мактап тәсбихләр әйт, намаз укы кояш чыкканчы вә кояш батудан элек.
50:39 -
وَمِنَ اللَّيْلِ فَسَبِّحْهُ وَأَدْبَارَ السُّجُودِ
Вә кич якта ахшам, йәстү намазларын укы вә фарыз намазлардан соң нәфел намазларын да укы.
50:40
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман