Сүрә 4 Хатыннар

  1. أُولَٰئِكَ مَأْوَاهُمْ جَهَنَّمُ وَلَا يَجِدُونَ عَنْهَا مَحِيصًا

    Шайтанга ияргән кешеләрнең урыны җәһәннәм, алар аннан котылырга һич юл тапмаслар.

    4:121
  2. وَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ سَنُدْخِلُهُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا ۖ وَعْدَ اللَّهِ حَقًّا ۚ وَمَنْ أَصْدَقُ مِنَ اللَّهِ قِيلًا

    Иман китереп, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылучыларның җимеш агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләргә тиздән кертербез, алар анда мәңге калырлар. Аллаһуның вәгъдәсе хак, сүз сөйләүдә кем Аллаһудан да дөресрәк сөйләр?

    4:122
  3. لَيْسَ بِأَمَانِيِّكُمْ وَلَا أَمَانِيِّ أَهْلِ الْكِتَابِ ۗ مَنْ يَعْمَلْ سُوءًا يُجْزَ بِهِ وَلَا يَجِدْ لَهُ مِنْ دُونِ اللَّهِ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا

    Ий мөэминнәр! Эш бөтенләй сез теләгәнчә булмас һәм китап әһеле яһүд вә насара теләгәнчә дә булмас. Ягъни нәфесе кушканны эшләп һичкем һидәятле дә, җәннәтле дә була алмас, мәгәр Аллаһ кушканнарны эшләп кенә һидәятле һәм җәннәтле булыр. Берәү явыз эшләр кылса ягъни Аллаһуга итагать итмәсә, шул явызлыгы белән җәза кылыныр, Аллаһудан башка аңа вәли һәм ярдәмче табылмас.

    4:123
  4. وَمَنْ يَعْمَلْ مِنَ الصَّالِحَاتِ مِنْ ذَكَرٍ أَوْ أُنْثَىٰ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَأُولَٰئِكَ يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ وَلَا يُظْلَمُونَ نَقِيرًا

    Берәү чын мөэмин хәлеңдә изге гамәлләр кылса, кирәк – ир булсын, кирәк – хатын булсын, алар җәннәткә керерләр һәм җеп очы хәтле дә золым кылынмаслар.

    4:124
  5. وَمَنْ أَحْسَنُ دِينًا مِمَّنْ أَسْلَمَ وَجْهَهُ لِلَّهِ وَهُوَ مُحْسِنٌ وَاتَّبَعَ مِلَّةَ إِبْرَاهِيمَ حَنِيفًا ۗ وَاتَّخَذَ اللَّهُ إِبْرَاهِيمَ خَلِيلًا

    Берәү йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни ислам юлы белән Аллаһуга тапшырылса һәм Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылса, аннары Ибраһим диненә ияреп, хаклык тарафына ныклап юнәлсә, әнә шул кешенең диненнән дә күркәмрәк дин булырмы? Бит Аллаһ Ибраһимне үзенә дус итеп алды.

    4:125
  6. وَلِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ بِكُلِّ شَيْءٍ مُحِيطًا

    Җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр һәммәсе Аллаһ мөлкедер һәм Аллаһ һәр нәрсәне чорнап алучы.

    4:126
  7. وَيَسْتَفْتُونَكَ فِي النِّسَاءِ ۖ قُلِ اللَّهُ يُفْتِيكُمْ فِيهِنَّ وَمَا يُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ فِي الْكِتَابِ فِي يَتَامَى النِّسَاءِ اللَّاتِي لَا تُؤْتُونَهُنَّ مَا كُتِبَ لَهُنَّ وَتَرْغَبُونَ أَنْ تَنْكِحُوهُنَّ وَالْمُسْتَضْعَفِينَ مِنَ الْوِلْدَانِ وَأَنْ تَقُومُوا لِلْيَتَامَىٰ بِالْقِسْطِ ۚ وَمَا تَفْعَلُوا مِنْ خَيْرٍ فَإِنَّ اللَّهَ كَانَ بِهِ عَلِيمًا

    Ий Мухәммәд г-м, синнән хатыннарның мирасы хакында фәтва сорыйлар, син аларга әйт: "Хатыннарның мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирә һәм ятим булган хатыннарның фарыз булган өлешләрен бирмисез, шул хакта укылган аятьләр фәтва бирә", – дип. Дәхи ятим хатыннарны ирләргә никахландырмыйсыз, шул хатыннарның һәм зәгыйфь балаларның мирасы хакында һәм дә ятим балалар хакында гадел булырга Коръән фәтва бирәдер", – дип әйт! Әгәр хәерле эшләрдән, изге гамәлләрдән кылсагыз, Аллаһ, әлбәттә, аны белүче булды.

    4:127
  8. وَإِنِ امْرَأَةٌ خَافَتْ مِنْ بَعْلِهَا نُشُوزًا أَوْ إِعْرَاضًا فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا أَنْ يُصْلِحَا بَيْنَهُمَا صُلْحًا ۚ وَالصُّلْحُ خَيْرٌ ۗ وَأُحْضِرَتِ الْأَنْفُسُ الشُّحَّ ۚ وَإِنْ تُحْسِنُوا وَتَتَّقُوا فَإِنَّ اللَّهَ كَانَ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرًا

    Әгәр бер хатын иренең бизгәнен яки талак кылырга теләгәнен сизсә, бу хатын белән иренең арасын төзәтеп дуслаштыруда гөнаһ юктыр. Килешү, гафу итешү аерылышудан хәерле. Нәфесләр саранлыкка хәзерләнеп торырлар, әгәр нәфесне җиңеп, бер-берегезгә изгелек итешсәгез һәм җәбер-золым итешүдән саклансагыз, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, сезне сәгадәтле итәр.

    4:128
  9. وَلَنْ تَسْتَطِيعُوا أَنْ تَعْدِلُوا بَيْنَ النِّسَاءِ وَلَوْ حَرَصْتُمْ ۖ فَلَا تَمِيلُوا كُلَّ الْمَيْلِ فَتَذَرُوهَا كَالْمُعَلَّقَةِ ۚ وَإِنْ تُصْلِحُوا وَتَتَّقُوا فَإِنَّ اللَّهَ كَانَ غَفُورًا رَحِيمًا

    Карт хатын илә яшь хатын арасын тигезләргә тәкатегез җитмәсә, тигезләү өчен ныклап тырышсагыз да, шулай да яшь хатыннарыгыз ягына бөтенләй авышып, карт хатыннарыгызны нәүбәттән өлешсез итеп, ирсез хатыннар кеби калдырмагыз! Әгәр хатыннарыгыз арасында төзеклек белән торсагыз һәм золымнан саклансагыз! Шулай булганда, әлбәттә, Аллаһ кимчелекләрегезне ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды.

    4:129
  10. وَإِنْ يَتَفَرَّقَا يُغْنِ اللَّهُ كُلًّا مِنْ سَعَتِهِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ وَاسِعًا حَكِيمًا

    Әгәр ир илә хатын килешә алмыйча, аерылышсалар, Аллаһ үзенең рәхмәте илә икесен дә моңсыз кылыр, бит Аллаһ киң рәхмәтле вә мәслихәтчә эш кылучы булды.

    4:130
  11. وَلِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۗ وَلَقَدْ وَصَّيْنَا الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ مِنْ قَبْلِكُمْ وَإِيَّاكُمْ أَنِ اتَّقُوا اللَّهَ ۚ وَإِنْ تَكْفُرُوا فَإِنَّ لِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ غَنِيًّا حَمِيدًا

    Җирдәге вә күкләрдәге һәрнәрсә Аллаһ мөлкедер, алар белән үзе теләгәнчә эш кылыр. Ий мөэминнәр! Дөреслектә без сезгә һәм сездән әүвәл булган китап әһелләренә әмер бирдек, васыять әйттек: "Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланыгыз, золым кылмагыз, Аллаһудан куркыгыз", – дип. Әгәр Аллаһуга карышып көферлек кылсагыз, җир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһ бай һәм мактаулы.

    4:131
  12. وَلِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ وَكِيلًا

    Җирдә, күктә булган һәр вөҗүд Аллаһуныңдыр, янә барча кешеләр өстеннән эш йөртергә, көчле, гадел вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер.

    4:132
  13. إِنْ يَشَأْ يُذْهِبْكُمْ أَيُّهَا النَّاسُ وَيَأْتِ بِآخَرِينَ ۚ وَكَانَ اللَّهُ عَلَىٰ ذَٰلِكَ قَدِيرًا

    Ий кешеләр! Әгәр Аллаһ теләсә сезне гөнаһларыгыз сәбәпле бөтен нәселегез белән һәлак итеп, юк кылыр да, сезнең, урыныгызга үзенә итагать итә торган кавемне китерер, Аллаһ бу эшне эшләргә кадир булды.

    4:133
  14. مَنْ كَانَ يُرِيدُ ثَوَابَ الدُّنْيَا فَعِنْدَ اللَّهِ ثَوَابُ الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ سَمِيعًا بَصِيرًا

    Берәү дөнья байлыгын теләр булса, дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да – Аллаһ кулындадыр, дөньяны кәсеп итүчегә – дөньяны, ахирәтне кәсеп итүчегә – ахирәтне бирер, Аллаһ ишетүче вә күрүче булды.

    4:134
  15. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُونُوا قَوَّامِينَ بِالْقِسْطِ شُهَدَاءَ لِلَّهِ وَلَوْ عَلَىٰ أَنْفُسِكُمْ أَوِ الْوَالِدَيْنِ وَالْأَقْرَبِينَ ۚ إِنْ يَكُنْ غَنِيًّا أَوْ فَقِيرًا فَاللَّهُ أَوْلَىٰ بِهِمَا ۖ فَلَا تَتَّبِعُوا الْهَوَىٰ أَنْ تَعْدِلُوا ۚ وَإِنْ تَلْوُوا أَوْ تُعْرِضُوا فَإِنَّ اللَّهَ كَانَ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرًا

    Ий мөэминнәр! Ґәһедләрегезне Аллаһ ризасы өчен үтәгәнегез хәлдә, һәрвакыт гаделлектә булыгыз, бу гаделлек гәрчә үзегезнең, ата-анагызның һәм якын кардәшләрегезнең зарарына булса да, дөрес шәһадәт бирегез! Сез шәһадәт биргән кешеләр кирәк – бай, кирәк – ярлы булсыннар, дөрес шәһадәт бирегез, байга да, ярлыга да сезгә караганда Аллаһ артыктыр. Хактан үтеп китмәк өчен нәфескә иярмәгез! Әгәр шаһитлар яки вәкилләр, булган хәлне үзгәртеп шәһадәт бирсәләр, яисә шәһадәт бирүдән баш тартсалар, Аллаһ, әлбәттә, кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, эшегез буенча хөкем итәр.

    4:135
  16. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا آمِنُوا بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ وَالْكِتَابِ الَّذِي نَزَّلَ عَلَىٰ رَسُولِهِ وَالْكِتَابِ الَّذِي أَنْزَلَ مِنْ قَبْلُ ۚ وَمَنْ يَكْفُرْ بِاللَّهِ وَمَلَائِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ فَقَدْ ضَلَّ ضَلَالًا بَعِيدًا

    Ий ышанучылар! Хак ышану илә ышаныгыз Аллаһуга, расүленә, рәсүленә иңдергән Коръәнгә һәм әүвәл иңдерелгән китапларга! Аллаһуга хак ышану – аңа итагать итү, гыйбадәт кылу илә, рәсүлгә хак ышану – аңа иярү илә. Коръәнгә хак ышану – аның илә гамәл кылу белән һәм ахирәткә хак ышану – ахирәткә әзерләнү илә булыр. Берәү Аллаһуга, аның фәрештәләренә, китапларына, расүлләренә һәм ахирәт көненә ышануны инкяр итсә, яки хак ышану илә ышанмаса, ул кеше бик ерак адашу илә адашты.

    4:136
  17. إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا ثُمَّ كَفَرُوا ثُمَّ آمَنُوا ثُمَّ كَفَرُوا ثُمَّ ازْدَادُوا كُفْرًا لَمْ يَكُنِ اللَّهُ لِيَغْفِرَ لَهُمْ وَلَا لِيَهْدِيَهُمْ سَبِيلًا

    Дөреслектә монафикълар иман китерделәр, соңра Коръән хөкемнәрен инкяр итеп кәфер булдылар, аннары тәүбә итеп иман китерделәр, янә Коръән аятьләрен инкяр итеп кәфер булдылар, аннары Коръән хөкемнәрен инкяр итүләрен арттырдылар. Инде Аллаһ аларны ярлыкаучы һәм туры юлга күндерүче булмады.

    4:137
  18. بَشِّرِ الْمُنَافِقِينَ بِأَنَّ لَهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا

    Әлбәттә, монафикъларга рәнҗеткүче каты ґәзаб булачагы белән хәбәр бир! Белеп яшәсеннәр.

    4:138
  19. الَّذِينَ يَتَّخِذُونَ الْكَافِرِينَ أَوْلِيَاءَ مِنْ دُونِ الْمُؤْمِنِينَ ۚ أَيَبْتَغُونَ عِنْدَهُمُ الْعِزَّةَ فَإِنَّ الْعِزَّةَ لِلَّهِ جَمِيعًا

    Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тоткан мөселманнар – монафикълардыр. (Бер мөселман кәфергә дус булса, яки мөселманнарның бөтен хәлләрен кәферләргә яшертен ирештереп торса, ул мөселман монафикъ буладыр башка начарлыгы булмаса да). Әйә ул монафикълар өстенлекне кәферләрдән өстиләрме? Бит көч-кодрәт һәм өстенлек фәкать Аллаһ кулындадыр.

    4:139
  20. وَقَدْ نَزَّلَ عَلَيْكُمْ فِي الْكِتَابِ أَنْ إِذَا سَمِعْتُمْ آيَاتِ اللَّهِ يُكْفَرُ بِهَا وَيُسْتَهْزَأُ بِهَا فَلَا تَقْعُدُوا مَعَهُمْ حَتَّىٰ يَخُوضُوا فِي حَدِيثٍ غَيْرِهِ ۚ إِنَّكُمْ إِذًا مِثْلُهُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ جَامِعُ الْمُنَافِقِينَ وَالْكَافِرِينَ فِي جَهَنَّمَ جَمِيعًا

    Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезгә Коръәндә ничә мәртәбә иңдерелде: "Кәферләрнең Коръән аятьләрен инкяр итүләрен яки мәсхәрә кылып көлүләрен ишетсәгез, алар арасында утырмагыз, ягъни аларның бу кабахәт эшләре кайда булса да һич тә риза булып тормагыз, Коръән сүзләренә кагылмый торган сүзгә күчкәннәренә чаклы. Әгәр аларның Коръәнгә каршы булган сүзләренә һәм эшләренә риза булып торсагыз, ул вакытта алар җөмләсеннән булырсыз. Шиксез, Аллаһ монафикълар илә кәферләрне бер җәһәннәмгә җыячак".

    4:140

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман