Сүрә 4 Хатыннар, аят 72 – 73
-
وَإِنَّ مِنْكُمْ لَمَنْ لَيُبَطِّئَنَّ فَإِنْ أَصَابَتْكُمْ مُصِيبَةٌ قَالَ قَدْ أَنْعَمَ اللَّهُ عَلَيَّ إِذْ لَمْ أَكُنْ مَعَهُمْ شَهِيدًا
Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезнең арагызда сугышка кичегеп баручы, яки бөтенләй бармаучы монафикълар бар. Сезгә сугышта кайгы ирешсә, сугышка чыкмаган монафикъ шатланып әйтте: "Мөселманнар белән бергә сугышка чыкмавым сәбәпле, Аллаһ, шиксез, миңа ингам кылды, әгәр сугышка барган булсам, миңа да кайгы ирешкән булыр иде", – дип.
4:72 -
وَلَئِنْ أَصَابَكُمْ فَضْلٌ مِنَ اللَّهِ لَيَقُولَنَّ كَأَنْ لَمْ تَكُنْ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُ مَوَدَّةٌ يَا لَيْتَنِي كُنْتُ مَعَهُمْ فَأَفُوزَ فَوْزًا عَظِيمًا
Әгәр сезгә сугышта Аллаһуның рәхмәте белән җиңү һәм ґәнимәт малын алу фазыйләте ирешсә, ул монафикъ гүя сезнең белән бер вакытта да бергә булмаган төсле әйтер: "Кәшки мин мөселманнар белән бергә сугышта булган булсам, зур максатыма ирешкән булыр идем", – дип.
4:73
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман