Сүрә 49 Бүлмәләр, аят 1 – 8

  1. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُقَدِّمُوا بَيْنَ يَدَيِ اللَّهِ وَرَسُولِهِ ۖ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ

    Ий мөэминнәр! Дин эшләрендә Аллаһудан вә Аның рәсүленнән узып үз белдегегез белән сүз сөйләмәгез, вә Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Бит Аллаһ ишетүче вә белүчедер.

    49:1
  2. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَرْفَعُوا أَصْوَاتَكُمْ فَوْقَ صَوْتِ النَّبِيِّ وَلَا تَجْهَرُوا لَهُ بِالْقَوْلِ كَجَهْرِ بَعْضِكُمْ لِبَعْضٍ أَنْ تَحْبَطَ أَعْمَالُكُمْ وَأَنْتُمْ لَا تَشْعُرُونَ

    Ий мөэминнәр, тавышларыгызны пәйгамбәр тавышыннан артык күтәрмәгез, вә бер-берегезгә кычкырып сөйләгәнегез кеби пәйгамбәргә кычкырып сөйләмәгез, гамәлләрегезнең юкка чыгу ихтималы булганы өчен, әмма үзегез юкка чыкканны сизмәссез.

    49:2
  3. إِنَّ الَّذِينَ يَغُضُّونَ أَصْوَاتَهُمْ عِنْدَ رَسُولِ اللَّهِ أُولَٰئِكَ الَّذِينَ امْتَحَنَ اللَّهُ قُلُوبَهُمْ لِلتَّقْوَىٰ ۚ لَهُمْ مَغْفِرَةٌ وَأَجْرٌ عَظِيمٌ

    Аллаһ расүле янында тавышларын түбән кылучы мөэминнәрнең күңелен Аллаһ тәкъвалык өчен сынады, аларга гафу ителү вә олугъ әҗер бардыр.

    49:3
  4. إِنَّ الَّذِينَ يُنَادُونَكَ مِنْ وَرَاءِ الْحُجُرَاتِ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْقِلُونَ

    Дөреслектә сиңа хөҗрәләреңнең артыннан кычкырып дәшүчеләр дә бар, алар үзләренә файдалы булган эшне аңламыйлар.

    49:4
  5. وَلَوْ أَنَّهُمْ صَبَرُوا حَتَّىٰ تَخْرُجَ إِلَيْهِمْ لَكَانَ خَيْرًا لَهُمْ ۚ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ

    Әгәр сабыр иткән булсалар син алар катына чыкканча әлбәттә, алар өчен яхшырак булыр иде. Әлбәттә, Аллаһ аларның әдәпсезлек кылганнарын ярлыкаучы вә рәхимледер.

    49:5
  6. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِنْ جَاءَكُمْ فَاسِقٌ بِنَبَإٍ فَتَبَيَّنُوا أَنْ تُصِيبُوا قَوْمًا بِجَهَالَةٍ فَتُصْبِحُوا عَلَىٰ مَا فَعَلْتُمْ نَادِمِينَ

    Ий мөэминнәр, әгәр бер фәсыйк сезгә бер хәбәрне китерсә, ул хәбәрне тикшерегез, сездән бер кавемгә зарар ирешмәсен өчен ул хәбәрне белмәү сәбәпле, әгәр тикшермичә эш кылсагыз кылган эшләрегезгә үкенүчеләр булып әверелерсез.

    49:6
  7. وَاعْلَمُوا أَنَّ فِيكُمْ رَسُولَ اللَّهِ ۚ لَوْ يُطِيعُكُمْ فِي كَثِيرٍ مِنَ الْأَمْرِ لَعَنِتُّمْ وَلَٰكِنَّ اللَّهَ حَبَّبَ إِلَيْكُمُ الْإِيمَانَ وَزَيَّنَهُ فِي قُلُوبِكُمْ وَكَرَّهَ إِلَيْكُمُ الْكُفْرَ وَالْفُسُوقَ وَالْعِصْيَانَ ۚ أُولَٰئِكَ هُمُ الرَّاشِدُونَ

    Белегез, ий мөэминнәр, сезнең эчегездә Аллаһ расүле бар, аңа итагать итегез, әгәр дә күп эшләрдә пәйгамбәр сезгә итагать итсә иде, әлбәттә, гөнаһка төшәр идегез, ләкин Аллаһ сезгә иманны сөйдерде вә ул иманны сезнең күңелегездә күркәм кылды, дәхи сезгә кәферне, бозыклыкны һәм гөнаһларны яман күрсәтте, бу кешеләр туры юлга күнелүчеләрдер.

    49:7
  8. فَضْلًا مِنَ اللَّهِ وَنِعْمَةً ۚ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ

    Аллаһуның юмартлыгы вә нигъмәте белән, Аллаһ иманыгызны белүче вә хикмәт белән эш кылучыдыр.

    49:8

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман