Сүрә 48 Җиңү, аят 10 – 25

  1. إِنَّ الَّذِينَ يُبَايِعُونَكَ إِنَّمَا يُبَايِعُونَ اللَّهَ يَدُ اللَّهِ فَوْقَ أَيْدِيهِمْ ۚ فَمَنْ نَكَثَ فَإِنَّمَا يَنْكُثُ عَلَىٰ نَفْسِهِ ۖ وَمَنْ أَوْفَىٰ بِمَا عَاهَدَ عَلَيْهُ اللَّهَ فَسَيُؤْتِيهِ أَجْرًا عَظِيمًا

    Мухәммәд г-м хаҗ кылып кайту нияте илә бер мең дүрт йөз сәхабә белән Мәдинәдән Мәккәгә юнәлде, ләкин Мәккәгә якын килгәч, мөшрикләр мөселманнарны Мәккәгә кертмәделәр. Шул вакытта пәйгамбәр мөшрикләр белән сугышырга сахабәләрдән бәйґәт алды. Бу аять шул хакта иңде. Тәхкыйк ул Сәхабәләр сугыштан качмаска вә ислам өчен җаннарын кызганмаска Хөдәйбиядә сиңа бәйґәт бирерләр, әлбәттә алар Аллаһуга бәйґәт итүчеләрдер, Аллаһуның кодрәте вә нигъмәте аларның бәйґәтләреннән өстендер. Берәү бәйґәтен бозса, фәкать үз зарарына бозган буладыр, вә берәү бәйґәтен сакласа, Аллаһ исеме илә кылган бәйґәтен, Аллаһ аңа тиздән олугъ әҗерне бирер.

    48:10
  2. سَيَقُولُ لَكَ الْمُخَلَّفُونَ مِنَ الْأَعْرَابِ شَغَلَتْنَا أَمْوَالُنَا وَأَهْلُونَا فَاسْتَغْفِرْ لَنَا ۚ يَقُولُونَ بِأَلْسِنَتِهِمْ مَا لَيْسَ فِي قُلُوبِهِمْ ۚ قُلْ فَمَنْ يَمْلِكُ لَكُمْ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا إِنْ أَرَادَ بِكُمْ ضَرًّا أَوْ أَرَادَ بِكُمْ نَفْعًا ۚ بَلْ كَانَ اللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرًا

    Хилафлык кылып Хөдәйбия вакыйгасына катнашмаган бәдәвий гарәбләре сиңа әйтерләр: "Безләрне малларыбыз вә хатын-балаларыбыз тоткарлады, шуның өчен сиңа иярә алмадык, Раббыңнан безнең өчен гафу сорагыл", – дип. Алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән әйтерләр, ягъни алар Аллаһуның гафу итүен кирәксенмиләр. Син әйт: "Аллаһуның хөкеменнән бернәрсәне кире кайтарырга сезнең өчен кем ирекле булыр, әгәр Аллаһ сезгә зарарны яки файданы теләсә, бәлки Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды", – дип.

    48:11
  3. بَلْ ظَنَنْتُمْ أَنْ لَنْ يَنْقَلِبَ الرَّسُولُ وَالْمُؤْمِنُونَ إِلَىٰ أَهْلِيهِمْ أَبَدًا وَزُيِّنَ ذَٰلِكَ فِي قُلُوبِكُمْ وَظَنَنْتُمْ ظَنَّ السَّوْءِ وَكُنْتُمْ قَوْمًا بُورًا

    Бәлки сез уйладыгыз пәйгамбәр һәм мөэминнәр Хөдәйбиядән кире Мәдинәгә вә өй җәмәгатьләренә мәңге кайтмаслар, ягъни кәферләр үтереп бетерерләр дип, шул уегыз сезнең күңелегездә шайтан тарафыннан яхшы уй итеп күрсәтелде, янә явызлыкны зан кылдыгыз, ягъни исламның җимерелүен, мөселманнарның һәлак булуын теләдегез, вә күңелегезнең бозыклыгы белән һәлак буласы кавем булдыгыз.

    48:12
  4. وَمَنْ لَمْ يُؤْمِنْ بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ فَإِنَّا أَعْتَدْنَا لِلْكَافِرِينَ سَعِيرًا

    Вә берәү Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китермәсә, дөреслектә Без кәферләргә җәһәннәм утын хәзерләдек.

    48:13
  5. وَلِلَّهِ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ يَغْفِرُ لِمَنْ يَشَاءُ وَيُعَذِّبُ مَنْ يَشَاءُ ۚ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَحِيمًا

    Җир вә күкләр мөлке Аллаһ мөлкедер, теләгән кешесен гафу итәр вә теләгән кешесен ґәзаб кылыр. Аллаһ гафу итүче вә рәхмәт кылучы булды.

    48:14
  6. سَيَقُولُ الْمُخَلَّفُونَ إِذَا انْطَلَقْتُمْ إِلَىٰ مَغَانِمَ لِتَأْخُذُوهَا ذَرُونَا نَتَّبِعْكُمْ ۖ يُرِيدُونَ أَنْ يُبَدِّلُوا كَلَامَ اللَّهِ ۚ قُلْ لَنْ تَتَّبِعُونَا كَذَٰلِكُمْ قَالَ اللَّهُ مِنْ قَبْلُ ۖ فَسَيَقُولُونَ بَلْ تَحْسُدُونَنَا ۚ بَلْ كَانُوا لَا يَفْقَهُونَ إِلَّا قَلِيلًا

    Хөдәйбиягә бармыйча синнән аерылып калган монафикълар әйтерләр: "Сез табыш малын алырга барган вакытта безне дә алыгыз, сезгә ияреп барыйк", – дип. Хөдәйбиядән кайткач Мухәммәд г-м сахабәләрне Хәйбәргә җибәрергә хәзерләде, Хөдәйбиядә Аллаһуга бәйґәт биргән Сәхабәләр генә Хәйбәргә хәзерләнсеннәр, диде. Хәйбәр сугышында мөселманнар җиңә калсалар, аннан күп табыш малы өмет ителә иде. Хәйбәр сугышы һәм аннан алыначак табыш малы, Хөдәйбиягә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылды. Хөдәйбия сәфәренә чыкмый калган монафикълар, Аллаһу тәгаләнең: "Хәйбәр сугышы вә табыш малы, Хөдәйбиядә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылсын", – дигән сүзен алыштырырга, үзгәртергә телиләр, ягъни Хәйбәргә барырга бик тырышалар. Син аларга әйт: "Безгә ияреп Хәйбәргә һич тә бармассыз, Аллаһу тәгалә сезнең хакта "Хәйбәргә бармасыннар", дип, без Хөдәмбиядән кайтмас борын ук әйтте". Ул монафикълар әйтерләр: "Табыш малыннан хөседләнеп безне Хәйбәргә җибәрмисез", – дип. Бәлки алар эшнең хакыйкатен аңламыйлар, мәгәр бик аз аңлыйлар, ягъни дөнья эшен, дөнья малын гына яхшы аңлыйлар.

    48:15
  7. قُلْ لِلْمُخَلَّفِينَ مِنَ الْأَعْرَابِ سَتُدْعَوْنَ إِلَىٰ قَوْمٍ أُولِي بَأْسٍ شَدِيدٍ تُقَاتِلُونَهُمْ أَوْ يُسْلِمُونَ ۖ فَإِنْ تُطِيعُوا يُؤْتِكُمُ اللَّهُ أَجْرًا حَسَنًا ۖ وَإِنْ تَتَوَلَّوْا كَمَا تَوَلَّيْتُمْ مِنْ قَبْلُ يُعَذِّبْكُمْ عَذَابًا أَلِيمًا

    Бәдәвий ґәрәбләреннән булган карышучыларга әйт: Тиздән Рум кавеме белән сугышырга чакырылырсыз алар каты сугыш ияләредер, ул кавем белән сугыш кылырсыз, яки алар мөселман булырлар, әгәр шул вакытта пәйгамбәргә итагать итсәгез, Аллаһ сезгә күркәм әҗерләр бирер һәм баштагы карышуыгызны гафу итәр, әгәр йөз дүндерсәгез, карышсагыз әүвәлдәге йөз дүндерүегез кеби, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр.

    48:16
  8. لَيْسَ عَلَى الْأَعْمَىٰ حَرَجٌ وَلَا عَلَى الْأَعْرَجِ حَرَجٌ وَلَا عَلَى الْمَرِيضِ حَرَجٌ ۗ وَمَنْ يُطِعِ اللَّهَ وَرَسُولَهُ يُدْخِلْهُ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ ۖ وَمَنْ يَتَوَلَّ يُعَذِّبْهُ عَذَابًا أَلِيمًا

    Сукыр кеше вә аксак кеше һәм авыру кешеләр сугыштан калсалар аларга гөнаһ юктыр, берәү Аллаһуга вә рәсүленә итагать итсә, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертер, вә берәү Аллаһудан вә рәсүленнән йөз дүндерсә, Аллаһ ул кешене ґәзаб кылыр рәнҗеткүче ґәзаб белән.

    48:17
  9. لَقَدْ رَضِيَ اللَّهُ عَنِ الْمُؤْمِنِينَ إِذْ يُبَايِعُونَكَ تَحْتَ الشَّجَرَةِ فَعَلِمَ مَا فِي قُلُوبِهِمْ فَأَنْزَلَ السَّكِينَةَ عَلَيْهِمْ وَأَثَابَهُمْ فَتْحًا قَرِيبًا

    Сугыштан кайтмыйча, үлгәнче мөшрикләр белән сугышырга, дип, агач төбендә сиңа бәйґәт бирүче сахабәләрдән Аллаһ, шиксез, разый булды, Аллаһ аларның күңелләрендәге яхшы ниятләрен белде, аларга күңел тынычлыгын бирде һәм тиздән Мәккә фәтех ителәчәк мөселманнар кулына үтәчәк, дип аларны шатландырды.

    48:18
  10. وَمَغَانِمَ كَثِيرَةً يَأْخُذُونَهَا ۗ وَكَانَ اللَّهُ عَزِيزًا حَكِيمًا

    Дәхи күп табыш малларын бирде, алар ул табыш малларын Хәйбәрдән алырлар, Аллаһ җиңүче вә эшне белеп кылучы булды.

    48:19
  11. وَعَدَكُمُ اللَّهُ مَغَانِمَ كَثِيرَةً تَأْخُذُونَهَا فَعَجَّلَ لَكُمْ هَٰذِهِ وَكَفَّ أَيْدِيَ النَّاسِ عَنْكُمْ وَلِتَكُونَ آيَةً لِلْمُؤْمِنِينَ وَيَهْدِيَكُمْ صِرَاطًا مُسْتَقِيمًا

    Аллаһ сезгә күп табыш малларын вәгъдә кылды, алырсыз ул табышларны Хәйбәрдән, һәм ашыктырды сезгә ул табышны, вә дошман булган кешеләрнең кулларын сездән тыйды, ягъни табыш малын алудан сезне туктата алмаслар. Аллаһ бу табыш малларын бирде, пәйгамбәрнең хаклыгына мөэминнәргә дәлил булсын өчен һәм сез мөселманнарны туры юлга күндермәк өчен.

    48:20
  12. وَأُخْرَىٰ لَمْ تَقْدِرُوا عَلَيْهَا قَدْ أَحَاطَ اللَّهُ بِهَا ۚ وَكَانَ اللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرًا

    Дәхи хәзер алырга көчегез җитмәгән табышларны Аллаһ сезгә киләчәктә вәгъдә кылды ки, ул табышларны Аллаһ сезнең өчен саклады, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир булды.

    48:21
  13. وَلَوْ قَاتَلَكُمُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوَلَّوُا الْأَدْبَارَ ثُمَّ لَا يَجِدُونَ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا

    Әгәр кәферләр сезнең белән сугышсалар, әлбәттә, куркып артларына качарлар, соңра саклаучы дусны вә ярдәмчене һич тапмаслар.

    48:22
  14. سُنَّةَ اللَّهِ الَّتِي قَدْ خَلَتْ مِنْ قَبْلُ ۖ وَلَنْ تَجِدَ لِسُنَّةِ اللَّهِ تَبْدِيلًا

    Пәйгамбәрләргә вә хак мөэминнәргә ярдәм бирмәк Аллаһуның әүвәлдән килгән гадәтедер, вә әлбәттә, Аллаһуның вәгъдәсе алышынуны, үзгәрүне тапмассың.

    48:23
  15. وَهُوَ الَّذِي كَفَّ أَيْدِيَهُمْ عَنْكُمْ وَأَيْدِيَكُمْ عَنْهُمْ بِبَطْنِ مَكَّةَ مِنْ بَعْدِ أَنْ أَظْفَرَكُمْ عَلَيْهِمْ ۚ وَكَانَ اللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرًا

    Ул – Аллаһ кәферләрнең кулын сездән һәм сезнең кулыгызны алардан тыйды, Мәккә янында ягъни Хөдәйбиядә, сезне аларга өстен кылганыннан соң. Ягъни Аллаһ Хөдәйбия бәйгәтеннән соң Мәккә мөшрикләре белән сугышуны насыйб итмәде, бәлки алар белән ун ел сугышмый торуны килешеп солых ясауны насыйб итте. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче булды.

    48:24
  16. هُمُ الَّذِينَ كَفَرُوا وَصَدُّوكُمْ عَنِ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَالْهَدْيَ مَعْكُوفًا أَنْ يَبْلُغَ مَحِلَّهُ ۚ وَلَوْلَا رِجَالٌ مُؤْمِنُونَ وَنِسَاءٌ مُؤْمِنَاتٌ لَمْ تَعْلَمُوهُمْ أَنْ تَطَئُوهُمْ فَتُصِيبَكُمْ مِنْهُمْ مَعَرَّةٌ بِغَيْرِ عِلْمٍ ۖ لِيُدْخِلَ اللَّهُ فِي رَحْمَتِهِ مَنْ يَشَاءُ ۚ لَوْ تَزَيَّلُوا لَعَذَّبْنَا الَّذِينَ كَفَرُوا مِنْهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا

    Мәккә кәферләре мәсҗид Хәрамны таваф итүдән сезне тыйдылар вә корбан өчен китергән хайваннарыгызны, бугазлама торган урыннарына барып җитмәсеннәр өчен, тотып тордылар. Әгәр Мәккәгә сез танымый торган иман китергән ирләр вә иман китергән хатыннар булмаса иде, вә Мәккә мөшрикләре арасында торучы мөселманнарны танымыйча, үтерүегез ихтималы булмаса иде, вә ул мөселманнарны белмичә үтергәнегез соңында сезгә кайгы һәм зарар ирешү ихтималы булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итәр иде. Аллаһ мөселманнарга Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итмәде, Үзе теләгән кешеләрне рәхмәтенә вә Ислам диненә кертмәклеге өчен. Әгәр мөселманнар Мәккә мөшрикләреннән аерылсалар иде, әлбәттә, ул мөшрикләрне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр идек.

    48:25

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман