Сүрә 47 Мухәммәд
-
طَاعَةٌ وَقَوْلٌ مَعْرُوفٌ ۚ فَإِذَا عَزَمَ الْأَمْرُ فَلَوْ صَدَقُوا اللَّهَ لَكَانَ خَيْرًا لَهُمْ
Ул монафикъларның бурычы Аллаһуга итагать итү һәм яхшы сүз сөйләүдер, ягъни Аллаһ сүзен ишеттек һәм итагать иттек дисәләр, алар өчен хәерле булыр иде. Кайчан аларга сугыш фарыз булса, сүзләрендә тормаслар, әгәр Аллаһ сүзләренә чын күңелдән ышанып итагать итсәләр, үзләре өчен яхшы булыр иде.
47:21 -
فَهَلْ عَسَيْتُمْ إِنْ تَوَلَّيْتُمْ أَنْ تُفْسِدُوا فِي الْأَرْضِ وَتُقَطِّعُوا أَرْحَامَكُمْ
Ий монафикълар, сездән көтеләдерме, әгәр халыкка вәли хуҗа булсагыз, җир өстендә төрле бозыклыклар кылуыгызны һәм рәхим шәфкатьне кисүегезне, ягъни сезне шуның өчен халыкка хуҗа итәргәме?
47:22 -
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ لَعَنَهُمُ اللَّهُ فَأَصَمَّهُمْ وَأَعْمَىٰ أَبْصَارَهُمْ
Аллаһ аларны ләгънәт итте, рәхмәтеннән ерак кылды, һәм аларны хак сүзне ишетүдән саңгырау кылды, вә гыйбрәтләрне күрүдән күзләрен сукыр кылды.
47:23 -
أَفَلَا يَتَدَبَّرُونَ الْقُرْآنَ أَمْ عَلَىٰ قُلُوبٍ أَقْفَالُهَا
Алар Коръәнне тынлап, аятьләрен уйлап фикерләп" карамыйлармы, әгәр фикерләп карасалар, әлбәттә, иман китерер иделәр, яки аларның күңелләре ачылмаска йозак белән бикләнгәнме?
47:24 -
إِنَّ الَّذِينَ ارْتَدُّوا عَلَىٰ أَدْبَارِهِمْ مِنْ بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمُ الْهُدَى ۙ الشَّيْطَانُ سَوَّلَ لَهُمْ وَأَمْلَىٰ لَهُمْ
Аларга дәлилләр вә могҗизалар илә һидәят ачык бәян ителгәннән соң имансызлыкларына кайттылар, шайтан аларга зур гөнаһларга батуны җиңел кылыр һәм зиннәтле күрсәтер, вә гомерләренең озын булуын хыял иттереп алдады.
47:25 -
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَالُوا لِلَّذِينَ كَرِهُوا مَا نَزَّلَ اللَّهُ سَنُطِيعُكُمْ فِي بَعْضِ الْأَمْرِ ۖ وَاللَّهُ يَعْلَمُ إِسْرَارَهُمْ
Ул имансызлыкка кайтучы кешеләр – Аллаһ иңдергән Коръәнне мәкъруһ күргән мөшрикләргә әйттеләр: "Без сезгә иярәбез, бәгъзе эшләрдә сезгә итагать итәбез, ягъни Ислам диненә зарар итү эшләрендә. Шуның өчен Аллаһ аларны имансызлыкка кайтарды. Аллаһ аларның мөшрикләр белән яшерен сөйләшкән сүзләрен беләдер.
47:26 -
فَكَيْفَ إِذَا تَوَفَّتْهُمُ الْمَلَائِكَةُ يَضْرِبُونَ وُجُوهَهُمْ وَأَدْبَارَهُمْ
Аларның җаннарын фәрештәләр алган чакта хәлләре ничек булыр, фәрештәләр аларның йөзләренә вә аркаларына бик каты сугарлар.
47:27 -
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمُ اتَّبَعُوا مَا أَسْخَطَ اللَّهَ وَكَرِهُوا رِضْوَانَهُ فَأَحْبَطَ أَعْمَالَهُمْ
Аларга шундый җәза, Аллаһ ачулана торган нәрсәгә иярүләре вә Аллаһ- разый була торган яхшы эшләрне яратмаулары өчендер, Аллаһ аларның гамәлләрен җуйды, бетерде.
47:28 -
أَمْ حَسِبَ الَّذِينَ فِي قُلُوبِهِمْ مَرَضٌ أَنْ لَنْ يُخْرِجَ اللَّهُ أَضْغَانَهُمْ
Әйә күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире булган монафикълар, аларның монафикълыкларын вә күңелләреңдәге бозык ниятләрен Аллаһу тәгалә пәйгамбәргә һәм мөселманнарга белдермәс дип уйлыйлармы?
47:29 -
وَلَوْ نَشَاءُ لَأَرَيْنَاكَهُمْ فَلَعَرَفْتَهُمْ بِسِيمَاهُمْ ۚ وَلَتَعْرِفَنَّهُمْ فِي لَحْنِ الْقَوْلِ ۚ وَاللَّهُ يَعْلَمُ أَعْمَالَكُمْ
Әгәр теләсәк Без ул монафикъларны сиңа танытыр идек, син аларны галәмәтләре белән таныр идең, инде син аларны сөйләшкән сүзләре буенча танырсың, Аллаһ сезнең ни эшләгәннәрегезне белер.
47:30 -
وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ حَتَّىٰ نَعْلَمَ الْمُجَاهِدِينَ مِنْكُمْ وَالصَّابِرِينَ وَنَبْلُوَ أَخْبَارَكُمْ
Без, әлбәттә, сезне сынарбыз, хәтта сездән Аллаһ юлында риза булып сугыш кылучыларны һәм мәшәкатьле гамәлләргә, авыр эшләргә сабыр итүчеләрне аерыл ачыклаганчы, вә кешеләр арасында эшләрегезнең яхшы яки яман хәбәрен фаш иткәнгәчә.
47:31 -
إِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا وَصَدُّوا عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ وَشَاقُّوا الرَّسُولَ مِنْ بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمُ الْهُدَىٰ لَنْ يَضُرُّوا اللَّهَ شَيْئًا وَسَيُحْبِطُ أَعْمَالَهُمْ
Үзләре кәфер булган кешеләр башкаларны да ислам диненә керүдән тыйдылар, вә аларга һидәят, туры юл ачык итеп бәян ителгәннән соң пәйгамбәргә каршылык күрсәттеләр, алар Аллаһуга һичнәрсәдә зарар итә алмаслар, каршылык күрсәткәннәре өчен Аллаһ аларның гамәлләрен батыл кылыр.
47:32 -
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَطِيعُوا اللَّهَ وَأَطِيعُوا الرَّسُولَ وَلَا تُبْطِلُوا أَعْمَالَكُمْ
Ий мөэминнәр, Аллаһуга итагать итегез һәм пәйгамбәргә дә итагать итегез, вә кылган изге гамәлләрегезне, бидеґәт гамәлләрен кылып вә башка зур гөнаһлар кылып батыл кылмагыз, сәвабларыгызны җилгә очырмагыз!
47:33 -
إِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا وَصَدُّوا عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ ثُمَّ مَاتُوا وَهُمْ كُفَّارٌ فَلَنْ يَغْفِرَ اللَّهُ لَهُمْ
Үзләре кәфер булу өстенә башкаларны да Аллаһ диненнән тыйдылар, соңра имансыз хәлләрендә үлеп киттеләр, Аллаһ аларны гафу итәчәк түгелдер.
47:34 -
فَلَا تَهِنُوا وَتَدْعُوا إِلَى السَّلْمِ وَأَنْتُمُ الْأَعْلَوْنَ وَاللَّهُ مَعَكُمْ وَلَنْ يَتِرَكُمْ أَعْمَالَكُمْ
Үзегез мөшрикләрдән өстен була торып һәм ярдәмчегез Аллаһу тәгалә үзе була торып, кәферләрне яки мөшрикләрне татулыкка өндәп үзегезне загыйфь күрсәтмәгез, Аллаһ әйткәнчә булсагыз Ул сезнең гамәлләрегезнең сәвабын киметмәс.
47:35 -
إِنَّمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا لَعِبٌ وَلَهْوٌ ۚ وَإِنْ تُؤْمِنُوا وَتَتَّقُوا يُؤْتِكُمْ أُجُورَكُمْ وَلَا يَسْأَلْكُمْ أَمْوَالَكُمْ
Дөнья тереклеге фәкать уенчык вә алдагучыдыр, ий кешеләр әгәр иман китереп Аллаһ тыйган эшләрдән тыелу белән вә Ул кушкан эшләрне эшләү белән Аңа тәкъвалык кылсагыз, бу эшләрегезнең әҗерен Аллаһ үзегезгә бирер, әмма малларыгызны сорамас.
47:36 -
إِنْ يَسْأَلْكُمُوهَا فَيُحْفِكُمْ تَبْخَلُوا وَيُخْرِجْ أَضْغَانَكُمْ
Әгәр сездән, малыгызны сораса хәтта сорап сезне аптыратса, саранланыр идегез вә шул саранлыгыгыз ислам диненә дошман икәнлегегезне фаш итәр.
47:37 -
هَا أَنْتُمْ هَٰؤُلَاءِ تُدْعَوْنَ لِتُنْفِقُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ فَمِنْكُمْ مَنْ يَبْخَلُ ۖ وَمَنْ يَبْخَلْ فَإِنَّمَا يَبْخَلُ عَنْ نَفْسِهِ ۚ وَاللَّهُ الْغَنِيُّ وَأَنْتُمُ الْفُقَرَاءُ ۚ وَإِنْ تَتَوَلَّوْا يَسْتَبْدِلْ قَوْمًا غَيْرَكُمْ ثُمَّ لَا يَكُونُوا أَمْثَالَكُمْ
Ий сез Коръән вәгазьләрен ишетүче кешеләр, Сезләрдән бәгъзеләрегез саранлык кылыр, тиешле садакаларны бирмәс, әгәр берәү саранлык кылса, саранлык кылуының зарары үзенәдер ягъни Аллаһ нигъмәтләреннән мәхрүм булуга сәбәптер. Бит Аллаһ бай, сезнең садакагызга мохтаҗ түгел, әмма сез ярлысыз дөньяда һәм ахирәттә дә Аллаһуның нигъмәтләренә мохтаҗсыз. Әгәр сез Аллаһуга итагать итүдән баш тартсагыз, сезнең урыныгызга башка затларны китерер ки, алар сездән хәерле булырлар, югыйсә сезнең кеби иманнан, итагатьтән вә изге гамәлләрдән баш тартучы булмаслар.
47:38
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман