Сүрә 45 Тезләнү
-
أَمْ حَسِبَ الَّذِينَ اجْتَرَحُوا السَّيِّئَاتِ أَنْ نَجْعَلَهُمْ كَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ سَوَاءً مَحْيَاهُمْ وَمَمَاتُهُمْ ۚ سَاءَ مَا يَحْكُمُونَ
Әйә бозык эшләрне вә имансызлыкны кәсеп итүчеләр зан кылалармы, Без аларны иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр белән бертигез хөкем итәрбез дип, вә иманлылар белән имансызларның яшәве дә үлүләре дә бертигез булыр дип уйлыйлармы? Аларның Аллаһ дуслары белән Аллаһ дошманнары бертигез дип хөкем итүләре нинди яман хөкемдер. "Коръән белән гамәл кылучылар җәннәтле, әмма Коръән белән гамәл кылмаучылар җәһәннәмледер. Шул ике җәмәгать мәңге бертигез булмаслар".
45:21 -
وَخَلَقَ اللَّهُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ بِالْحَقِّ وَلِتُجْزَىٰ كُلُّ نَفْسٍ بِمَا كَسَبَتْ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ
Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, һәр кеше кылган яхшылыгы вә яманлыгы белән хөкем ителсен өчен, алар сәвабны киметеп яки гөнаһны арттырып золым ителмәсләр.
45:22 -
أَفَرَأَيْتَ مَنِ اتَّخَذَ إِلَٰهَهُ هَوَاهُ وَأَضَلَّهُ اللَّهُ عَلَىٰ عِلْمٍ وَخَتَمَ عَلَىٰ سَمْعِهِ وَقَلْبِهِ وَجَعَلَ عَلَىٰ بَصَرِهِ غِشَاوَةً فَمَنْ يَهْدِيهِ مِنْ بَعْدِ اللَّهِ ۚ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ
Күрәсеңме нәфес һавасын Аллаһ урнына тотучыны, ул юк-бар нәрсәгә табыныр яки, Аллаһ динен нәфесе теләгәнчә үзгәртер һәм бозар, Аллаһ ул кешене адаштырыр, ул кешенең азгынлыкта булачагын алдан ук белгән хәлдә, вә аның колагына һәм күңеленә пәрдә кылыр хак сүзне ишетмәс, һидәяткә төшенмәс, вә күзенә пәрдә кылды – гыйбрәтләрне күрмәс. Ул кешене Аллаһ адаштырганнан соң кем аны туры юлга күндерә алыр? Әйә сезләр вәгазьләнмисезме?
45:23 -
وَقَالُوا مَا هِيَ إِلَّا حَيَاتُنَا الدُّنْيَا نَمُوتُ وَنَحْيَا وَمَا يُهْلِكُنَا إِلَّا الدَّهْرُ ۚ وَمَا لَهُمْ بِذَٰلِكَ مِنْ عِلْمٍ ۖ إِنْ هُمْ إِلَّا يَظُنُّونَ
Кыямәтне вә терелүне инкяр итүчеләр әйттеләр: "Без бу дөньяда гына яшибез, икенче дөнья юк, бәгъзеләребез үләдер, ә бәгъзеләребез анасыннан туып тереләдер, вә безне үтермидер һичнәрсә, мәгәр заманаларның үтүе белән картаеп үләбез аннан соң терелү булмый", – дип. Аларның бу сөйләгән сүзләре белемсез вә дәлилсездер, алар сукыр фикерләре белән шулай зан кылалар.
45:24 -
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ مَا كَانَ حُجَّتَهُمْ إِلَّا أَنْ قَالُوا ائْتُوا بِآبَائِنَا إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Әгәр аларга Безнең ачык аңлаешлы аятьләребез укылса, үлгәннән соң терелүне инкяр итүчеләрнең дәлиле булмас, мәгәр әйтерләр: "Сүзегез дөрес булса, безнең әүвәлдә үлгән аталарыбызны терелтеп китерегез", – дип.
45:25 -
قُلِ اللَّهُ يُحْيِيكُمْ ثُمَّ يُمِيتُكُمْ ثُمَّ يَجْمَعُكُمْ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ لَا رَيْبَ فِيهِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Син әйт: "Аллаһ сезне терелтәдер, соңра үтерәдер, соңра шиксез булачак кыямәт көнне барчагызны тергезеп бер урынга җыячактыр, ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.
45:26 -
وَلِلَّهِ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ وَيَوْمَ تَقُومُ السَّاعَةُ يَوْمَئِذٍ يَخْسَرُ الْمُبْطِلُونَ
Җир вә күкләр мөлке Аллаһу тәгаләнекедер, кыямәт көне булганда имансыз кешеләрнең алданганлыклары вә хәсрәтләре ачыкланыр.
45:27 -
وَتَرَىٰ كُلَّ أُمَّةٍ جَاثِيَةً ۚ كُلُّ أُمَّةٍ تُدْعَىٰ إِلَىٰ كِتَابِهَا الْيَوْمَ تُجْزَوْنَ مَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Ул көндә күрерсең, Аллаһудан куркып һәрбер өммәт тезләнер вә һәр өммәт үзенең гамәл дәфтәренә чакырылыр, бүген кылган гамәлләрегез буенча җәза аласыз, диелер.
45:28 -
هَٰذَا كِتَابُنَا يَنْطِقُ عَلَيْكُمْ بِالْحَقِّ ۚ إِنَّا كُنَّا نَسْتَنْسِخُ مَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Сезнең гамәләрегез язылган ошбу китабыбыз хаклык белән сезгә дөресен генә сөйлидер, дөньяда кылган гамәлләрегезне Без фәрештәләребездән яздырмыш идек.
45:29 -
فَأَمَّا الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ فَيُدْخِلُهُمْ رَبُّهُمْ فِي رَحْمَتِهِ ۚ ذَٰلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْمُبِينُ
Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Раббылары рәхмәте белән җәннәткә кертер, ошбу эш аларга олугъ бәхеткә ачык ирешүдер.
45:30 -
وَأَمَّا الَّذِينَ كَفَرُوا أَفَلَمْ تَكُنْ آيَاتِي تُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ فَاسْتَكْبَرْتُمْ وَكُنْتُمْ قَوْمًا مُجْرِمِينَ
Вә әмма имансыз кешеләргә: "Әйә Минем Коръән аятьләрем сезгә укылмадымы, сез аны ишеткәч тәкәбберләндегез вә имансыз кавем булдыгыз", – диелер.
45:31 -
وَإِذَا قِيلَ إِنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَالسَّاعَةُ لَا رَيْبَ فِيهَا قُلْتُمْ مَا نَدْرِي مَا السَّاعَةُ إِنْ نَظُنُّ إِلَّا ظَنًّا وَمَا نَحْنُ بِمُسْتَيْقِنِينَ
Ий имансызлар, әгәр сезгә әйтелсә, кешеләрне тергезеп кубару белән Аллаһуның вәгъдәсе хактыр, һәм кыямәтнең булачагында шик юк дип, сез әйттегез: "Без кыямәтнең нәрсә икәнен белмибез, без аны зан гына итәбез шуңа күрә без ышанучылардан түгелбез", – дип.
45:32 -
وَبَدَا لَهُمْ سَيِّئَاتُ مَا عَمِلُوا وَحَاقَ بِهِمْ مَا كَانُوا بِهِ يَسْتَهْزِئُونَ
Дөньяда кылган явызлыкларының җәзасы ахирәттә ачыкланыр, хакны инкяр итеп мәсхәрә итүләренең ґәзабы аларга лязем булды.
45:33 -
وَقِيلَ الْيَوْمَ نَنْسَاكُمْ كَمَا نَسِيتُمْ لِقَاءَ يَوْمِكُمْ هَٰذَا وَمَأْوَاكُمُ النَّارُ وَمَا لَكُمْ مِنْ نَاصِرِينَ
Аларга әйтелер: "Үзегез ошбу кыямәт көненә килүне онытып азгынлыкта йөрегәнегез кеби Без дә сезне утта калдырып онытырбыз, сезнең урыныгыз уттыр вә сезгә ярдәмчеләрдән һичкем булмас", – дип.
45:34 -
ذَٰلِكُمْ بِأَنَّكُمُ اتَّخَذْتُمْ آيَاتِ اللَّهِ هُزُوًا وَغَرَّتْكُمُ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا ۚ فَالْيَوْمَ لَا يُخْرَجُونَ مِنْهَا وَلَا هُمْ يُسْتَعْتَبُونَ
Ошбу ґәзаб сезгә тиешле булды, Аллаһ аятьләрен мәсхәрә иткәнегез өчен һәм сезне дөнья тереклеге алдады, дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калдыгыз. Бүген алар инде уттан чыгарылмаслар, вә тәүбә итагать илә Аллаһуны ризалау да алардан соралмас.
45:35 -
فَلِلَّهِ الْحَمْدُ رَبِّ السَّمَاوَاتِ وَرَبِّ الْأَرْضِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Инде барча мактау вә сәнәләр җир-күкләрне вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһугадыр!
45:36 -
وَلَهُ الْكِبْرِيَاءُ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Җирдә һәм күкләрдә олугълык Аллаһуга гынадыр, вә Ул ґәзиз вә хәкимдер.
45:37
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман