Сүрә 41 Аңлатылды, аят 41 – 42

  1. إِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا بِالذِّكْرِ لَمَّا جَاءَهُمْ ۖ وَإِنَّهُ لَكِتَابٌ عَزِيزٌ

    Аллаһудан Коръән килгәннән соң Коръәннең хөкемнәрен вә вәгазьләрен инкяр итүчеләр тиешле җәзаны алырлар. Бит ул Коръән бик көчле вә файдалы, мисалы юк бер хак китаптыр.

    41:41
  2. لَا يَأْتِيهِ الْبَاطِلُ مِنْ بَيْنِ يَدَيْهِ وَلَا مِنْ خَلْفِهِ ۖ تَنْزِيلٌ مِنْ حَكِيمٍ حَمِيدٍ

    Ул Коръәннең алдыннан да вә артыннан да батыл килмәс, ягъни Коръән иңгән елларда да, хәзерге көндә дә Коръән Кәримне вә аның хөкемнәрен, вәгазьләрен юкка чыгара торган көч вә куәт дөньяда табылмады һәм табылмас. Ул Коръән эшендә гадел хәким сүзендә вә фигылендә мактаулы булган Аллаһудан иңдерелмештер.

    41:42

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман