Сүрә 40 Мөэмин, аят 29 – 35
-
يَا قَوْمِ لَكُمُ الْمُلْكُ الْيَوْمَ ظَاهِرِينَ فِي الْأَرْضِ فَمَنْ يَنْصُرُنَا مِنْ بَأْسِ اللَّهِ إِنْ جَاءَنَا ۚ قَالَ فِرْعَوْنُ مَا أُرِيكُمْ إِلَّا مَا أَرَىٰ وَمَا أَهْدِيكُمْ إِلَّا سَبِيلَ الرَّشَادِ
Бу мөэмин янә әйтте: "Ий кавемем, сез Мысыр җирендә галиб булдыгыз, барча байлык сезнең кулыгыздадыр. Әгәр Аллаһ дусларын үтергәнегез өчен безгә Аның ґәзабы килсә, ул ґәзабтан безне кем коткарыр?" Фиргаун әйтте: "Үземә мәслихәт иткән нәрсәне сезгә дә мәслихәт итәмен ки ул мәслихәт Мусаны үтермәктер, мин сезне туры вә уңышлы юлга гына күндерермен", – дип.
40:29 -
وَقَالَ الَّذِي آمَنَ يَا قَوْمِ إِنِّي أَخَافُ عَلَيْكُمْ مِثْلَ يَوْمِ الْأَحْزَابِ
Иман китергән кешеләр әйттеләр: "Ий кавемем, үткән өммәтләргә ирешкән ґәзабның сезгә дә ирешүеннән куркамын.
40:30 -
مِثْلَ دَأْبِ قَوْمِ نُوحٍ وَعَادٍ وَثَمُودَ وَالَّذِينَ مِنْ بَعْدِهِمْ ۚ وَمَا اللَّهُ يُرِيدُ ظُلْمًا لِلْعِبَادِ
Нух, Гад, Сәмуд вә алардан соң килгән пәйгамбәрләрнедә җәберләүче залим кавемнәргә һәлакәтлек сезгә дә килер дип куркам, Бит Аллаһ сәбәпсез бәндәләрен ґәзаблаучы түгелдер.
40:31 -
وَيَا قَوْمِ إِنِّي أَخَافُ عَلَيْكُمْ يَوْمَ التَّنَادِ
Ий кавемем, өстегезгә кыямәт көненең килүеннән куркамын, ул көндә кешеләр кычкырышырлар.
40:32 -
يَوْمَ تُوَلُّونَ مُدْبِرِينَ مَا لَكُمْ مِنَ اللَّهِ مِنْ عَاصِمٍ ۗ وَمَنْ يُضْلِلِ اللَّهُ فَمَا لَهُ مِنْ هَادٍ
Ул көндә артка әйләнеп качып маташырсыз, ләкин анда качарга урын юкдыр, сезне Аллаһ ґәзабыннан саклаучы да булмас, Аллаһ берәүне хак юлдан адаштырса, аны туры юлга кертүче, әлбәттә, булмас.
40:33 -
وَلَقَدْ جَاءَكُمْ يُوسُفُ مِنْ قَبْلُ بِالْبَيِّنَاتِ فَمَا زِلْتُمْ فِي شَكٍّ مِمَّا جَاءَكُمْ بِهِ ۖ حَتَّىٰ إِذَا هَلَكَ قُلْتُمْ لَنْ يَبْعَثَ اللَّهُ مِنْ بَعْدِهِ رَسُولًا ۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ اللَّهُ مَنْ هُوَ مُسْرِفٌ مُرْتَابٌ
Сездән элек, ягъни Мусадан элек могьҗизалар белән Йусүф пәйгамбәр килде, ләкин сез аның китергән хак могъҗизаларыннан даим шикләнүче булдыгыз, ул үлгәч, хатта Йусүфтан соң Аллаһ пәйгамбәр җибәрмәс, дидегез. Сезне адаштырган кеби, Аллаһ ачык дәлилләрне күрә торып аны инкяр итүчене вә чиктән үтүчене хак юлдан адаштырыр.
40:34 -
الَّذِينَ يُجَادِلُونَ فِي آيَاتِ اللَّهِ بِغَيْرِ سُلْطَانٍ أَتَاهُمْ ۖ كَبُرَ مَقْتًا عِنْدَ اللَّهِ وَعِنْدَ الَّذِينَ آمَنُوا ۚ كَذَٰلِكَ يَطْبَعُ اللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ قَلْبِ مُتَكَبِّرٍ جَبَّارٍ
Кулларында Аллаһудан килгән бернинди дәлилләре булмаган көйгә Аллаһ хакында яки Аның аятьләре хакында низагълашалар, ягъни хакны инкяр итеп, батылны яклап тартышалар, аларның бу эшләре Аллаһ каршында да мөэминнәр каршында да олугъ гөнаһтыр. Әнә шулай Аллаһ хакны инкяр итеп батылны яклап җәбер итүче һәр тәкәббернең күңеленә мөһер басадыр, туры юлны тапмасын өчен.
40:35
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман