Сүрә 3 Ґимран

  1. قَالَ رَبِّ اجْعَلْ لِي آيَةً ۖ قَالَ آيَتُكَ أَلَّا تُكَلِّمَ النَّاسَ ثَلَاثَةَ أَيَّامٍ إِلَّا رَمْزًا ۗ وَاذْكُرْ رَبَّكَ كَثِيرًا وَسَبِّحْ بِالْعَشِيِّ وَالْإِبْكَارِ

    Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең". Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаһ әйтте: "Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!"

    3:41
  2. وَإِذْ قَالَتِ الْمَلَائِكَةُ يَا مَرْيَمُ إِنَّ اللَّهَ اصْطَفَاكِ وَطَهَّرَكِ وَاصْطَفَاكِ عَلَىٰ نِسَاءِ الْعَالَمِينَ

    Фәрештә әйтте: "Ий Мәрьям, дөреслектә Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакълады һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен кылды.

    3:42
  3. يَا مَرْيَمُ اقْنُتِي لِرَبِّكِ وَاسْجُدِي وَارْكَعِي مَعَ الرَّاكِعِينَ

    Ий Мәрьям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укыгыл!

    3:43
  4. ذَٰلِكَ مِنْ أَنْبَاءِ الْغَيْبِ نُوحِيهِ إِلَيْكَ ۚ وَمَا كُنْتَ لَدَيْهِمْ إِذْ يُلْقُونَ أَقْلَامَهُمْ أَيُّهُمْ يَكْفُلُ مَرْيَمَ وَمَا كُنْتَ لَدَيْهِمْ إِذْ يَخْتَصِمُونَ

    Бу Мәрьям кыйссасы Коръән иңмәс борын синең өчен яшерен иде, инде вәхий белән белдерәбез. Мәсҗид Әкъса мөселманнары шибага өчен каләмнәрен суга салганда син алар арасында юк идең, һәм Мәрьямне тәрбиягә алыр өчен тартышкан вакытларында да яннарында юк идең.

    3:44
  5. إِذْ قَالَتِ الْمَلَائِكَةُ يَا مَرْيَمُ إِنَّ اللَّهَ يُبَشِّرُكِ بِكَلِمَةٍ مِنْهُ اسْمُهُ الْمَسِيحُ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ وَجِيهًا فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ وَمِنَ الْمُقَرَّبِينَ

    Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, Аллаһ сине бер бала белән шатландырадыр. Ул бала атасыз, Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гыйса (Мәрьям угълы) булыр, ул бала дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһуга якыннардан булыр.

    3:45
  6. وَيُكَلِّمُ النَّاسَ فِي الْمَهْدِ وَكَهْلًا وَمِنَ الصَّالِحِينَ

    Ул Гыйса бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән сөйләште һәм ул изгеләрдән булды".

    3:46
  7. قَالَتْ رَبِّ أَنَّىٰ يَكُونُ لِي وَلَدٌ وَلَمْ يَمْسَسْنِي بَشَرٌ ۖ قَالَ كَذَٰلِكِ اللَّهُ يَخْلُقُ مَا يَشَاءُ ۚ إِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ

    Мәрьям әйтте: "Ий Раббым, миңа бала кайдан булсын чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Бер нәрсәне булдырырга теләсә фәкать "бул" дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр".

    3:47
  8. وَيُعَلِّمُهُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَالتَّوْرَاةَ وَالْإِنْجِيلَ

    Аллаһ Гыйсага язу белемен, шәригать хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте.

    3:48
  9. وَرَسُولًا إِلَىٰ بَنِي إِسْرَائِيلَ أَنِّي قَدْ جِئْتُكُمْ بِآيَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ ۖ أَنِّي أَخْلُقُ لَكُمْ مِنَ الطِّينِ كَهَيْئَةِ الطَّيْرِ فَأَنْفُخُ فِيهِ فَيَكُونُ طَيْرًا بِإِذْنِ اللَّهِ ۖ وَأُبْرِئُ الْأَكْمَهَ وَالْأَبْرَصَ وَأُحْيِي الْمَوْتَىٰ بِإِذْنِ اللَّهِ ۖ وَأُنَبِّئُكُمْ بِمَا تَأْكُلُونَ وَمَا تَدَّخِرُونَ فِي بُيُوتِكُمْ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً لَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ

    Вә Ягъкуб балаларына расүл кылды. Гыйса, пәйгамбәр булгач, Ягъкуб балаларына әйтте: "Мин сезгә Раббыгыздан пәйгамбәремә ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән килдем. Ул галәмәтләрнең берсе: балчыктан кош сурәте ясармын да аңа өрермен, Аллаһ әмере белән кош булып очар. Янә Аллаһ әмере белән сукырларны күзле итәрмен, ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерермен һәм үлекләрне тергезермен. Янә мин сезгә нәрсә ашаганыгыздан, өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән хәбәр бирермен. Бу нәрсәләрдә, әлбәттә, минем пәйгамбәрлегемне тәсдыйклаучы галәмәтләр бар, әгәр хаклыкка ышанучылардан булсагыз".

    3:49
  10. وَمُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيَّ مِنَ التَّوْرَاةِ وَلِأُحِلَّ لَكُمْ بَعْضَ الَّذِي حُرِّمَ عَلَيْكُمْ ۚ وَجِئْتُكُمْ بِآيَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ

    Миннән әүвәл иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем хәлдә, һәм сезгә хәрам булган нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән сезгә пәйгамбәр булып килдем. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, миңа итагать итегез һәм карышудан сакланыгыз!

    3:50
  11. إِنَّ اللَّهَ رَبِّي وَرَبُّكُمْ فَاعْبُدُوهُ ۗ هَٰذَا صِرَاطٌ مُسْتَقِيمٌ

    Дөреслектә Аллаһ мине дә, сезне дә тәрбия кылучыдыр. Тәрбияче булган Аллаһуга, әлбәттә, гыйбадәт кылыгыз! Бит Аллаһуга итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу иң туры юл.

    3:51
  12. فَلَمَّا أَحَسَّ عِيسَىٰ مِنْهُمُ الْكُفْرَ قَالَ مَنْ أَنْصَارِي إِلَى اللَّهِ ۖ قَالَ الْحَوَارِيُّونَ نَحْنُ أَنْصَارُ اللَّهِ آمَنَّا بِاللَّهِ وَاشْهَدْ بِأَنَّا مُسْلِمُونَ

    Гыйса, мөшрикләрнең һаман көферлекләрендә дәвам иткәннәрен күргәч: "Аллаһ диненә миңа кем ярдәмче була?" – диде. Гыйсага ияргән мөэминнәр: "Аллаһ диненә без ярдәмче булабыз, без Аллаһуга нык ышандык. Аллаһуга итагать итүче хак мөселман икәнлегебезгә шаһит бул, диделәр.

    3:52
  13. رَبَّنَا آمَنَّا بِمَا أَنْزَلْتَ وَاتَّبَعْنَا الرَّسُولَ فَاكْتُبْنَا مَعَ الشَّاهِدِينَ

    Ий Раббыбыз, син иңдергән китапларга ышандык һәм пәйгамбәргә иярдек. Безләрне Синең берлегең вә исламның хаклыгы белән шәһадәт бирүче мөселманнар белән бергә кыл!

    3:53
  14. وَمَكَرُوا وَمَكَرَ اللَّهُ ۖ وَاللَّهُ خَيْرُ الْمَاكِرِينَ

    Кәферләр Гыйсага явыз хәйлә кордылар. Аллаһ аларга каршы көчле хәйләне корды. Бит Аллаһ хәйлә коручыларның хәерлесе вә көчлеседер. Кәферләр Гыйсаны гаепләргә, үзләрен дөресләргә дәлил тапмагач, ниһаять, ачуларыннан Гыйсаны үтерергә әмер бирделәр. Мөселманнар арасында кәферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, кәферләр Гыйсаны үтерергә карар чыгаргач, шул монафыйк, Гыйса кергән өйгә кәферләрне җыеп алып килде. Ләкин бу вакытта Аллаһ Гыйсаны күккә күтәргән иде инде. Монафикъ, Гыйсаны тотабыз дип өйгә кергәч, Аллаһ аның сурәтен Гыйса сурәтенә кертте. Кәферләр аны Гыйса дип белеп, тотып алып, асып үтерделәр. Менә аларга Аллаһуның бер хәйләсе шул булды.

    3:54
  15. إِذْ قَالَ اللَّهُ يَا عِيسَىٰ إِنِّي مُتَوَفِّيكَ وَرَافِعُكَ إِلَيَّ وَمُطَهِّرُكَ مِنَ الَّذِينَ كَفَرُوا وَجَاعِلُ الَّذِينَ اتَّبَعُوكَ فَوْقَ الَّذِينَ كَفَرُوا إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ ۖ ثُمَّ إِلَيَّ مَرْجِعُكُمْ فَأَحْكُمُ بَيْنَكُمْ فِيمَا كُنْتُمْ فِيهِ تَخْتَلِفُونَ

    Аллаһ әйтте: "Ий Гыйса, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм үз хозурыма күтәрүчемен, һәм сине кәферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан пакълаучымын. Янә ий Гыйса: сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә чаклы кәферләрдән өстен кылучымын. Кәферләр белән арагызда булган ихтыйлаф эшләрдә хөкем итәрмен.

    3:55
  16. فَأَمَّا الَّذِينَ كَفَرُوا فَأُعَذِّبُهُمْ عَذَابًا شَدِيدًا فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ وَمَا لَهُمْ مِنْ نَاصِرِينَ

    Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә каты ґәзаб белән ґәзаб кылырмын, Минем ґәзабымнан котылырга аларга ярдәмче булмас.

    3:56
  17. وَأَمَّا الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ فَيُوَفِّيهِمْ أُجُورَهُمْ ۗ وَاللَّهُ لَا يُحِبُّ الظَّالِمِينَ

    Әмма иман китереп изге гамәлләр кылучы мөэминнәрнең әҗерен тулысынча Аллаһ үзе бирер. Ләкин Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне Аллаһ һич тә сөйми.

    3:57
  18. ذَٰلِكَ نَتْلُوهُ عَلَيْكَ مِنَ الْآيَاتِ وَالذِّكْرِ الْحَكِيمِ

    Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа укыган кыйссалар синең пәйгамбәрлегеңә ишарат итүче дәлилләр. Вә Без вәхий кылган сүзләр, барча хикмәтләрне зекер итүче Коръән көримдер.

    3:58
  19. إِنَّ مَثَلَ عِيسَىٰ عِنْدَ اللَّهِ كَمَثَلِ آدَمَ ۖ خَلَقَهُ مِنْ تُرَابٍ ثُمَّ قَالَ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ

    Гыйсаның атасыз халык кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм г-м кебидер. Адәмнең тәнен балчыктан төзеде дә соңра аңа "Адәм бул" диде, Адәм булды. "Тыкса да Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булды".

    3:59
  20. الْحَقُّ مِنْ رَبِّكَ فَلَا تَكُنْ مِنَ الْمُمْتَرِينَ

    Гыйса хакында булган хак сүзләр: Раббыңнан, шикләнүчеләрдән булма!

    3:60

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман