Сүрә 3 Ґимран, аят 69 – 72

  1. وَدَّتْ طَائِفَةٌ مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ لَوْ يُضِلُّونَكُمْ وَمَا يُضِلُّونَ إِلَّا أَنْفُسَهُمْ وَمَا يَشْعُرُونَ

    Китабий кәферләрдән бер төркем кәферләр, сезне хак диннән адаштырырга теләделәр. Ләкин Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне адаштыра алмаслар, мәгәр үзләрен адаштырырлар, ләкин адашуларын сизмәсләр.

    3:69
  2. يَا أَهْلَ الْكِتَابِ لِمَ تَكْفُرُونَ بِآيَاتِ اللَّهِ وَأَنْتُمْ تَشْهَدُونَ

    Ий китабий кәферләр, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Үзегез шул аятьләрне ишетеп беләсез, ишеткәнлегегезгә үзегез шаһитсыз.

    3:70
  3. يَا أَهْلَ الْكِتَابِ لِمَ تَلْبِسُونَ الْحَقَّ بِالْبَاطِلِ وَتَكْتُمُونَ الْحَقَّ وَأَنْتُمْ تَعْلَمُونَ

    Ий китабий кәферләр, ни өчен, белә торып, хакка батылны катнаштырасыз? Ягъни дөреслеккә ялганны кушасыз вә ни өчен, белә торып, хакны яшерәсез?

    3:71
  4. وَقَالَتْ طَائِفَةٌ مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ آمِنُوا بِالَّذِي أُنْزِلَ عَلَى الَّذِينَ آمَنُوا وَجْهَ النَّهَارِ وَاكْفُرُوا آخِرَهُ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ

    Китабий кәферләрдән бер таифә үзләренә әйтте: "Мөэминнәргә иңгән аятьләргә көннең Әүвәлендә ышаныгыз, аннары көннең ахырында инкяр итегез, бәлки диннәреннән кайтырлар", – дип.

    3:72

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман