Сүрә 3 Ґимран, аят 45 – 47

  1. إِذْ قَالَتِ الْمَلَائِكَةُ يَا مَرْيَمُ إِنَّ اللَّهَ يُبَشِّرُكِ بِكَلِمَةٍ مِنْهُ اسْمُهُ الْمَسِيحُ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ وَجِيهًا فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ وَمِنَ الْمُقَرَّبِينَ

    Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, Аллаһ сине бер бала белән шатландырадыр. Ул бала атасыз, Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гыйса (Мәрьям угълы) булыр, ул бала дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһуга якыннардан булыр.

    3:45
  2. وَيُكَلِّمُ النَّاسَ فِي الْمَهْدِ وَكَهْلًا وَمِنَ الصَّالِحِينَ

    Ул Гыйса бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән сөйләште һәм ул изгеләрдән булды".

    3:46
  3. قَالَتْ رَبِّ أَنَّىٰ يَكُونُ لِي وَلَدٌ وَلَمْ يَمْسَسْنِي بَشَرٌ ۖ قَالَ كَذَٰلِكِ اللَّهُ يَخْلُقُ مَا يَشَاءُ ۚ إِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ

    Мәрьям әйтте: "Ий Раббым, миңа бала кайдан булсын чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Бер нәрсәне булдырырга теләсә фәкать "бул" дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр".

    3:47

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман