Сүрә 3 Ґимран, аят 35 – 36

  1. إِذْ قَالَتِ امْرَأَتُ عِمْرَانَ رَبِّ إِنِّي نَذَرْتُ لَكَ مَا فِي بَطْنِي مُحَرَّرًا فَتَقَبَّلْ مِنِّي ۖ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ

    Ґимран хатыны Хөннәнең Раббысына ялварганын хәтерләгез, ул әйтте: "Ий Раббым, карнымдагы баланы үз хезмәтемнән азат итеп Синең юлыңа тапшырырга нәзер әйттем. Йә Рабби сораганымны кабул итеп теләгемә ирештер! Син минем сүземне ишетүче һәм теләгемне белүчесең". (Ґимран һәм хатыны картлыкка ирешкәннәр ләкин балалары булмаган. Хөннә бер көнне агач күләгәсендә утырганда бер кошның балаларын ашатканын күреп минем дә балам булсачы, дип зарланды. Йә Рабби, миңа бер бала бирсәң, ул баланы мәсҗид Әкъсага дин хезмәтенә куяр идем, дип нәзер әйтте. Аллаһ теләген кабул итте, Хөннә Мәрьямгә йөкле булды.)

    3:35
  2. فَلَمَّا وَضَعَتْهَا قَالَتْ رَبِّ إِنِّي وَضَعْتُهَا أُنْثَىٰ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا وَضَعَتْ وَلَيْسَ الذَّكَرُ كَالْأُنْثَىٰ ۖ وَإِنِّي سَمَّيْتُهَا مَرْيَمَ وَإِنِّي أُعِيذُهَا بِكَ وَذُرِّيَّتَهَا مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ

    Хөннә Мәрьямне тудыргач: "Ий Раббым, кыз бала тудырдым, ир бала булса дин хезмәтенә яхшы булыр иде", – диде. Аллаһ белүчерәктер, нинди бала тудырганыңны. Хөннә әйтте: "Ир бала, әлбәттә, кыз бала кеби түгел, аның исемен Мәрьям куштым, бу баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелгән шайтан шәреннән Синең саклавыңа тапшырдым". Марьямнең анасы Хөннә, Зәкәрья пәйгамбәрнең хатыны белән бертуган иделәр.

    3:36

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман