Сүрә 34 Сәба, аят 10 – 11

  1. وَلَقَدْ آتَيْنَا دَاوُودَ مِنَّا فَضْلًا ۖ يَا جِبَالُ أَوِّبِي مَعَهُ وَالطَّيْرَ ۖ وَأَلَنَّا لَهُ الْحَدِيدَ

    Без Дауд пәйгамбәргә үз юмартлыгыбыздан башка кешеләргә караганда артыклыкны бирдек, тавышы матур иде тимер аның кулында камыр кеби йомшарыр иде. Аллаһ әйтте: "Ий таулар һәм кошлар, Дауд белән бергә тәсбихләр әйтегез". Без аның кулында тимерне йомшак кылдык, утсыз ни теләсә тимердән шуны ясыйдыр иде.

    34:10
  2. أَنِ اعْمَلْ سَابِغَاتٍ وَقَدِّرْ فِي السَّرْدِ ۖ وَاعْمَلُوا صَالِحًا ۖ إِنِّي بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ

    Ий Дауд, Ислам гаскәрләренә тимердән сугыш киемнәрен яса, вә ул киемнәрне һәрбер ирнең тәненә яраклаштырып яса һәм ий мөселманнар, һәммәләрегез дә изге гамәлләр кылыгыз, вә яхшы эшләрне эшләгез! Әлбәттә, Мин сезнең кылган эшләрегезне күрүчемен.

    34:11

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман