Сүрә 33 Гаскәрләр

  1. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اذْكُرُوا اللَّهَ ذِكْرًا كَثِيرًا

    Ий мөэминнәр, Аллаһуны күп зекер итегез.

    33:41
  2. وَسَبِّحُوهُ بُكْرَةً وَأَصِيلًا

    Көннең Әүвәлендә һәм ахырында Аны мактап тәсбих әйтегез.

    33:42
  3. هُوَ الَّذِي يُصَلِّي عَلَيْكُمْ وَمَلَائِكَتُهُ لِيُخْرِجَكُمْ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ ۚ وَكَانَ بِالْمُؤْمِنِينَ رَحِيمًا

    Аллаһ вә Аның фәрештәләре сезгә рәхмәт итәләр, имансызлык караңгылыгыннан чыгып иман яктылыгына кертмәк өчен, ягъни Аллаһ Коръән белән иман яктылыгын вә һидәят юлын күрсәтер, фәрештәләр исә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһудан ярдәм сорап дога кылырлар, Аллаһ Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәтле булды.

    33:43
  4. تَحِيَّتُهُمْ يَوْمَ يَلْقَوْنَهُ سَلَامٌ ۚ وَأَعَدَّ لَهُمْ أَجْرًا كَرِيمًا

    Хак мөэминнәргә Аллаһуның бүләге сәламдер, терелеп кабердән кубарылган көндә ул сәламгә юлыгырлар. Вә аларга җәннәттә күркәм нигъмәтләр хәзерләдек.

    33:44
  5. يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ إِنَّا أَرْسَلْنَاكَ شَاهِدًا وَمُبَشِّرًا وَنَذِيرًا

    Ий пәйгамбәр г-м, Без сине Ислам шәригатен кешеләргә ирештергәнлегеңә шаһит итеп, сиңа ияреп Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы, һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп җибәрдек.

    33:45
  6. وَدَاعِيًا إِلَى اللَّهِ بِإِذْنِهِ وَسِرَاجًا مُنِيرًا

    Дәхи сине Аллаһуның изене һәм әмере буенча кешеләрне Аллаһуга иманга вә Ислам динен кабул итәргә өндәүче итеп, вә синең белән кешеләр туры юлны тапсыннар өчен сине белем яктылыгы белән җибәрдек.

    33:46
  7. وَبَشِّرِ الْمُؤْمِنِينَ بِأَنَّ لَهُمْ مِنَ اللَّهِ فَضْلًا كَبِيرًا

    Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне шатландыр, Аллаһудан аларга олугъ фазыл вә җәннәт нигъмәтләре булачагы белән!

    33:47
  8. وَلَا تُطِعِ الْكَافِرِينَ وَالْمُنَافِقِينَ وَدَعْ أَذَاهُمْ وَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ وَكِيلًا

    Шәригать эшләрендә кәферләргә һәм монафикъларга итагать итмә, телләре белән сине рәнҗетүләрене куй, үч алма, һәр эшендә Аллаһуга тәвәккәл ит, һәр эшендә сиңа вәкил булырга Аллаһ үзе җитәр.

    33:48
  9. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِذَا نَكَحْتُمُ الْمُؤْمِنَاتِ ثُمَّ طَلَّقْتُمُوهُنَّ مِنْ قَبْلِ أَنْ تَمَسُّوهُنَّ فَمَا لَكُمْ عَلَيْهِنَّ مِنْ عِدَّةٍ تَعْتَدُّونَهَا ۖ فَمَتِّعُوهُنَّ وَسَرِّحُوهُنَّ سَرَاحًا جَمِيلًا

    Ий мөэминнәр, мөэминә хатыннарга никахлангач, якынлык кылмыйча аларны талак итсәгез, сезнең өчен алар өстенә гыйддәт уздыру юктыр, аны тәмам итәрләр иде, әгәр аларга мәһер атамаган булсагыз, бер кат кием бирегез, вә аларга зарар итмичә яхшылык белән җибәрегез.

    33:49
  10. يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ إِنَّا أَحْلَلْنَا لَكَ أَزْوَاجَكَ اللَّاتِي آتَيْتَ أُجُورَهُنَّ وَمَا مَلَكَتْ يَمِينُكَ مِمَّا أَفَاءَ اللَّهُ عَلَيْكَ وَبَنَاتِ عَمِّكَ وَبَنَاتِ عَمَّاتِكَ وَبَنَاتِ خَالِكَ وَبَنَاتِ خَالَاتِكَ اللَّاتِي هَاجَرْنَ مَعَكَ وَامْرَأَةً مُؤْمِنَةً إِنْ وَهَبَتْ نَفْسَهَا لِلنَّبِيِّ إِنْ أَرَادَ النَّبِيُّ أَنْ يَسْتَنْكِحَهَا خَالِصَةً لَكَ مِنْ دُونِ الْمُؤْمِنِينَ ۗ قَدْ عَلِمْنَا مَا فَرَضْنَا عَلَيْهِمْ فِي أَزْوَاجِهِمْ وَمَا مَلَكَتْ أَيْمَانُهُمْ لِكَيْلَا يَكُونَ عَلَيْكَ حَرَجٌ ۗ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَحِيمًا

    Ий пәйгамбәр г-м, мөһерләрен биргән хатыннарыңны сиңа хәләл иттек, вә кәферләрдән Без синең кулыңа әсир төшергән җария хатыннардан синең кулында булганнарын сиңа хәләл иттек, вә атаң белән бертуган ир кардәшеңнең кызларын, вә атаң белән бертуган кыз кардәшеңнең кызларын, вә анаң белән бертуган ир кардәшеңнең кызларын, вә синең белән бергә Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгән анаң белән бертуган кыз кардәшеңнең кызларын сиңа хәләл иттек, дәхи мәһер алмыйча үзен сиңа һибә итүче мөэминә хатынны сиңа хәләл иттек, әгәр аш аны никахланырга теләсәң, мөэминә хатынның мәһер алмыйча үзен сиңа һибә итүе белән сиңа хәләл булуы сиңа хастыр, башка мөэминнәргә хәләл түгелдер. Тәхкыйк Без белдек, мөэминнәргә никах эшләрендә фарыз иткән нәрсәләребезне ягъни никахлана торган хатынның мөэминә булуын, вә дүрттән арттырмауны, әгәр бердән артык булса, һәрберсен тигез тәэмин итүне, вә мәһер бирүне, вә җария хатыннарга киңлек бирүебезне белдек, ягъни белеп хөкем иттек. Ий Мухәммәд г-м, мәһер бирмичә никахлануны сиңа гына рөхсәт иттек, сиңа тарлык булмасын өчен. Аллаһ мөэминнәрнең кимчелеген ярлыкаучы вә аларга рәхимле булды.

    33:50
  11. تُرْجِي مَنْ تَشَاءُ مِنْهُنَّ وَتُؤْوِي إِلَيْكَ مَنْ تَشَاءُ ۖ وَمَنِ ابْتَغَيْتَ مِمَّنْ عَزَلْتَ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْكَ ۚ ذَٰلِكَ أَدْنَىٰ أَنْ تَقَرَّ أَعْيُنُهُنَّ وَلَا يَحْزَنَّ وَيَرْضَيْنَ بِمَا آتَيْتَهُنَّ كُلُّهُنَّ ۚ وَاللَّهُ يَعْلَمُ مَا فِي قُلُوبِكُمْ ۚ وَكَانَ اللَّهُ عَلِيمًا حَلِيمًا

    Нәүбәтне теләгән хатыныңнан кичетерсәң, аның белән бергә ятмасаң, вә үзең теләгән хатыныңны үзеңә кушсаң, бергә ятсаң-ихтыярлысың, әгәр бер хатыныңны кичәләрен нәүбәттән калдырып, соңра аны эстәсәң сиңа гөнаһ юк, хатыннарың хакындагы бу хөкемнәрнең Аллаһ тарафыннан булуы, хатыннарыңның күзләре карарлануга якынрактыр, вә көенмәүләренә һәм син биргән нәрсәләргә барчасы риза булырга якынрактыр, Аллаһ күңелләрегездә булган нәрсәне беләдер, Аллаһ белүче вә йомшаклык кылучы булды.

    33:51
  12. لَا يَحِلُّ لَكَ النِّسَاءُ مِنْ بَعْدُ وَلَا أَنْ تَبَدَّلَ بِهِنَّ مِنْ أَزْوَاجٍ وَلَوْ أَعْجَبَكَ حُسْنُهُنَّ إِلَّا مَا مَلَكَتْ يَمِينُكَ ۗ وَكَانَ اللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ رَقِيبًا

    Ий Мухәммәд г-м, ошбу тугыз хатыннан соң хатын алмак сиңа хәләл түгел, һәм бер хатыныңны талак итеп аның урынына икенче хатын алмак та хәләл түгелдер, гәрчә ул икенче хатын чибәрлеге белән сине гаҗәбләндерсә дә, мәгәр кулында үз тәрбияңдә булган кәнизәк хатын сиңа хәләлдер. Аллаһ һәрнәрсәне күзәтеп саклаучы булды.

    33:52
  13. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَدْخُلُوا بُيُوتَ النَّبِيِّ إِلَّا أَنْ يُؤْذَنَ لَكُمْ إِلَىٰ طَعَامٍ غَيْرَ نَاظِرِينَ إِنَاهُ وَلَٰكِنْ إِذَا دُعِيتُمْ فَادْخُلُوا فَإِذَا طَعِمْتُمْ فَانْتَشِرُوا وَلَا مُسْتَأْنِسِينَ لِحَدِيثٍ ۚ إِنَّ ذَٰلِكُمْ كَانَ يُؤْذِي النَّبِيَّ فَيَسْتَحْيِي مِنْكُمْ ۖ وَاللَّهُ لَا يَسْتَحْيِي مِنَ الْحَقِّ ۚ وَإِذَا سَأَلْتُمُوهُنَّ مَتَاعًا فَاسْأَلُوهُنَّ مِنْ وَرَاءِ حِجَابٍ ۚ ذَٰلِكُمْ أَطْهَرُ لِقُلُوبِكُمْ وَقُلُوبِهِنَّ ۚ وَمَا كَانَ لَكُمْ أَنْ تُؤْذُوا رَسُولَ اللَّهِ وَلَا أَنْ تَنْكِحُوا أَزْوَاجَهُ مِنْ بَعْدِهِ أَبَدًا ۚ إِنَّ ذَٰلِكُمْ كَانَ عِنْدَ اللَّهِ عَظِيمًا

    Ий мөэминнәр, пәйгамбәр г-м өйләренә аш мәҗлесенә барганда ашның өлгергәнен көтеп тормыйча рөхсәтсез кермәгез, мәгәр керегез дип чакырылсагыз керегез, ашап-эчеп тәмам булгач китегез, бер-берегезнең хәлләрен сорашып озак вакыт утырмагыз, сезнең шулай озак утыруыгыз пәйгамбәрне борчыйдыр, ул сезгә инде кайтыгыз дип әйтергә ояладыр сездән, әмма Аллаһ хакны әйтергә оялмыйдыр. Әгәр пәйгамбәр хатыннарыннан бернәрсә сорасагыз, пәрдә аркылы сорагыз, әнә шулай соравыгыз сезнең күңелләрегезгә дә, аларның күңелләренә дә пакьлектер, вә сезгә лаек булмады пәйгамбәрне бернәрсә белән рәнҗетмәк, дәхи пәйгамбәрнең хатыннары үзеннән соң сезгә мәңге хәләл булмады. Тәхкыйк пәйгамбәрне рәнҗетү, вә аның хатыннарына никахлану Аллаһ хозурында сезгә бик олугъ гөнаһ эш булды.

    33:53
  14. إِنْ تُبْدُوا شَيْئًا أَوْ تُخْفُوهُ فَإِنَّ اللَّهَ كَانَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمًا

    Әгәр сез бернәрсәне күрсәтеп эшләсәгез яки күңелләрегездә бернәрсәне яшерсәгез, Аллаһ һәрнәрсәне белүче булды.

    33:54
  15. لَا جُنَاحَ عَلَيْهِنَّ فِي آبَائِهِنَّ وَلَا أَبْنَائِهِنَّ وَلَا إِخْوَانِهِنَّ وَلَا أَبْنَاءِ إِخْوَانِهِنَّ وَلَا أَبْنَاءِ أَخَوَاتِهِنَّ وَلَا نِسَائِهِنَّ وَلَا مَا مَلَكَتْ أَيْمَانُهُنَّ ۗ وَاتَّقِينَ اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدًا

    Пәйгамбәр г-м хатыннарына һәм башка мөселман хатыннарына гөнаһ юктыр аталарыннан, вә балаларыннан, ир туганнарыннан, һәм аларның балаларыннан, һәм кыз туганнарының балаларыннан качмауда, дәхи мөселман хатыннардан һәм үзләренең колларыннан, кәнизәкләреннән качмауларында аларга гөнаһ юктыр, ий хатыннар тәнегезне капларга тиешле җирдә каплагыз, Аллаһудан куркыгыз, бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче шаһит булды.

    33:55
  16. إِنَّ اللَّهَ وَمَلَائِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ ۚ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا

    Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәр г-мгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез.

    33:56
  17. إِنَّ الَّذِينَ يُؤْذُونَ اللَّهَ وَرَسُولَهُ لَعَنَهُمُ اللَّهُ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ وَأَعَدَّ لَهُمْ عَذَابًا مُهِينًا

    Аллаһуның анасы вә баласы бар дип Аны ачуландыручы, һәм пәйгамбәргә ышанмыйча аны рәнҗетүче фәсыйк кешеләрне Аллаһ ләгънәт кылып дөньяда вә ахирәттә рәхмәтеннән ерак итте, дәхи аларга хур итә торган ут ґәзабын хәзерләде.

    33:57
  18. وَالَّذِينَ يُؤْذُونَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ بِغَيْرِ مَا اكْتَسَبُوا فَقَدِ احْتَمَلُوا بُهْتَانًا وَإِثْمًا مُبِينًا

    Бернинди начарлыкны эшләмәгән мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны начарлыкны эшләдең, дип хаксыз рәнҗетүчеләр, тәхкыйк үзләренә боһтанчы булуны һәм зур гөнаһны йөкләделәр.

    33:58
  19. يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ قُلْ لِأَزْوَاجِكَ وَبَنَاتِكَ وَنِسَاءِ الْمُؤْمِنِينَ يُدْنِينَ عَلَيْهِنَّ مِنْ جَلَابِيبِهِنَّ ۚ ذَٰلِكَ أَدْنَىٰ أَنْ يُعْرَفْنَ فَلَا يُؤْذَيْنَ ۗ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَحِيمًا

    Ий пәйгамбәр г-м, үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: "Бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларыгызны каплый торган зур әйбер белән төренеп чыгыгыз", – дип. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак буладыр. Итагать итүче мөэминә хатыннарны Аллаһ ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүче булды.

    33:59
  20. لَئِنْ لَمْ يَنْتَهِ الْمُنَافِقُونَ وَالَّذِينَ فِي قُلُوبِهِمْ مَرَضٌ وَالْمُرْجِفُونَ فِي الْمَدِينَةِ لَنُغْرِيَنَّكَ بِهِمْ ثُمَّ لَا يُجَاوِرُونَكَ فِيهَا إِلَّا قَلِيلًا

    Әгәр монафикълар монафикълык эшләреннән туктамасалар, вә күңелләрендә зина кылу теләге булган кешеләр шул яман теләкләреннән кайтмасалар, вә шәһәрдә ялган хәбәр таратып мөэминнәр күңеленә тәшвиш салучылар шул эшләреннән туктамасалар, (пәйгамбәр г-м башка бер кавемне исламга өндәр өчен берничә сахәбәне җибәрсә, аларга бәла-каза ирешкән яки алар үлгәннәр, дип мөселманнар арасына хәбәр тараталар иде). Әлбәттә, сиңа әмер итәрбез шул өч төрле халыкка алар яратмый торган эшне йөкләргә, алар шәһәрдән чыгарга мәҗбүр булырлар, соңра алар шәһәрдә сиңа күрше була алмаслар, мәгәр аз вакыт торырлар.

    33:60

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман