Сүрә 33 Гаскәрләр, аят 4 – 5

  1. مَا جَعَلَ اللَّهُ لِرَجُلٍ مِنْ قَلْبَيْنِ فِي جَوْفِهِ ۚ وَمَا جَعَلَ أَزْوَاجَكُمُ اللَّائِي تُظَاهِرُونَ مِنْهُنَّ أُمَّهَاتِكُمْ ۚ وَمَا جَعَلَ أَدْعِيَاءَكُمْ أَبْنَاءَكُمْ ۚ ذَٰلِكُمْ قَوْلُكُمْ بِأَفْوَاهِكُمْ ۖ وَاللَّهُ يَقُولُ الْحَقَّ وَهُوَ يَهْدِي السَّبِيلَ

    Аллаһ һичнинди ирнең күкрәк эчендә ике калеб халык итмәде, чөнки кайбер мөшрикләр минем ике калбем бар дип мактанырлар иде. Дәхи хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызның әгъзасына охшату белән ул хатыннарыгызны сезгә ана кылмады, "Хатынның гаурәт әгъзаларын ананың гаүрәт әгъзаларына охшату турында сүз бара. Мәсәлән: ир хатынына синең аркаң анамның, аркасына охшаган, яки синең корсагың анам корсагына, синең ботларың анамның ботларына охшаган дип әйтү яки охшату хәрамдер. Хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызныкына охшату белән генә хатыннарыгыз сезгә ана була алмыйдыр, охшатмагыз димәкдер". Вә дәхи угыллыкка алган асрау ир балаларны сезгә хакыйкый угыл кыйлмады, ягъни алар үз угылларыгыз кеби түгелләр, ий сез яһүд вә монафикълар, сезнең Мухәммәд г-м үзенең угълының хатынына өйләнде дип әйтүегез авызыгыздан чыккан буш сүздер. Мухәммәд г-м Харис угълы Зәедне асрауга алып тәрбияләде, соңра Зәеднең талак ителмеш хатыны Зәйнәпне никахлап алды. Шуның белән пәйгамбәрне яһүдләр вә монафикълар гаепләмәкче булдылар. Аллаһ хакны сөйләр һәм туры юлга да күндерер.

    33:4
  2. ادْعُوهُمْ لِآبَائِهِمْ هُوَ أَقْسَطُ عِنْدَ اللَّهِ ۚ فَإِنْ لَمْ تَعْلَمُوا آبَاءَهُمْ فَإِخْوَانُكُمْ فِي الدِّينِ وَمَوَالِيكُمْ ۚ وَلَيْسَ عَلَيْكُمْ جُنَاحٌ فِيمَا أَخْطَأْتُمْ بِهِ وَلَٰكِنْ مَا تَعَمَّدَتْ قُلُوبُكُمْ ۚ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَحِيمًا

    Тәрбияләр өчен үз гаиләгезгә алган ир балаларга аталарының исеме белән дәшегез, бу эш сезнең өчен Аллаһ хозурында гаделрәктер, әгәр аталарының исемнәрен белмәсәгез, ул балалар – диндә сезнең кардәшләрегездер, ул вакытта кардәшем дип дәшегез, вә алар якын дусларыгыздыр, хаталык белән ул балаларның аталары булмаган кешеләргә угыл ясап дәшсәгез гөнаһ юктыр, ләкин белеп аталары булмаган кешеләргә бала ясап дәшсәгез гөнаһ бардыр, бу хакта бу аять иңгәнче булган хаталыкларыгызны гафу итәр булды вә рәхимле дә булды.

    33:5

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман