Сүрә 33 Гаскәрләр, аят 32 – 34
-
يَا نِسَاءَ النَّبِيِّ لَسْتُنَّ كَأَحَدٍ مِنَ النِّسَاءِ ۚ إِنِ اتَّقَيْتُنَّ فَلَا تَخْضَعْنَ بِالْقَوْلِ فَيَطْمَعَ الَّذِي فِي قَلْبِهِ مَرَضٌ وَقُلْنَ قَوْلًا مَعْرُوفًا
Ий пәйгамбәр хатыннары, сез башка хатыннар кеби түгелсез, әгәр гөнаһлардан саклансагыз, ят ирләргә җавап биргәндә тавышларыгызны нечкәртеп йомшак сөйләмәгез, чөнки нечкә тавыш белән йомшак сөйләсәгез күңелләрендә шәһвәт яки яманлык чире булган ирләр сездән өметләнерләр, вә аларга тавышыгызны нечкәртмичә яхшы сүз әйтегез.
33:32 -
وَقَرْنَ فِي بُيُوتِكُنَّ وَلَا تَبَرَّجْنَ تَبَرُّجَ الْجَاهِلِيَّةِ الْأُولَىٰ ۖ وَأَقِمْنَ الصَّلَاةَ وَآتِينَ الزَّكَاةَ وَأَطِعْنَ اللَّهَ وَرَسُولَهُ ۚ إِنَّمَا يُرِيدُ اللَّهُ لِيُذْهِبَ عَنْكُمُ الرِّجْسَ أَهْلَ الْبَيْتِ وَيُطَهِّرَكُمْ تَطْهِيرًا
Вә өйләрегездә торыгыз, вә җаһилийәт заманындагы хатыннар кеби бизәкләнгән зиннәтләрегезне ят ирләргә күрсәтмәгез, намазларыгызны укыгыз, зәкятләрегезне бирегез, вә Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез, ий сез, расүл г-мнең өй әһелләре, Аллаһ сездән гөнаһларны күтәрүне вә сезне кимчелекләрдән пакьләүне телидер.
33:33 -
وَاذْكُرْنَ مَا يُتْلَىٰ فِي بُيُوتِكُنَّ مِنْ آيَاتِ اللَّهِ وَالْحِكْمَةِ ۚ إِنَّ اللَّهَ كَانَ لَطِيفًا خَبِيرًا
Дәхи өегездә укылган Аллаһуның аятьләрен вә хөкемнәрен зекер итегез, Аллаһ бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдар булды.
33:34
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман