Сүрә 2 Сыер, аят 224 – 227
-
وَلَا تَجْعَلُوا اللَّهَ عُرْضَةً لِأَيْمَانِكُمْ أَنْ تَبَرُّوا وَتَتَّقُوا وَتُصْلِحُوا بَيْنَ النَّاسِ ۗ وَاللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Ий мөэминнәр! Антыгызны Аллаһуга сылтау кылмагыз, ягъни гөнаһлы эшләрне эшләр өчен вә яхшы эшләрне эшләмәс өчен, Аллаһ исеме илә ант итмәгез, аннары бу яхшы эшне эшләр идем, ләкин ул эшне эшләмәскә ант иткән идем, димәгез. Әгәр берәр сәваблы эшне эшләмим дигән, яки берәр гөнаһлы эшне эшләрмен дигән антыгыз булса, ул антны бозыгыз да яхшы эшләрне эшләгез! Әммә антыгызны бозган өчен кәффәрәт бирегез, ягъни өч көн рузә тотыгыз. Бит Аллаһ барча сүзләрне ишетүче һәм һәр нәрсәне белүче.
2:224 -
لَا يُؤَاخِذُكُمُ اللَّهُ بِاللَّغْوِ فِي أَيْمَانِكُمْ وَلَٰكِنْ يُؤَاخِذُكُمْ بِمَا كَسَبَتْ قُلُوبُكُمْ ۗ وَاللَّهُ غَفُورٌ حَلِيمٌ
Аллаһ сезне ґәзаб белән тотмас буш антларыгыз өчен, ягъни дөрес дип белеп хатага ант итеп, соңра хаталыгы мәгълүм булгач, бу антны үтәмисез һәм кәффәрәтен дә бирмисез. Ләкин Аллаһ тотар сезне, хата икәнен белеп явыз ният белән ант итсәгез. Әнә шундый антны бозу һәм кәффәрәтен бирү лязем була. Аллаһ ант итү эшләрен төзәтүче һәм кәффәрәтен бирүчеләрне ярлыкаучы һәм миһербанлы.
2:225 -
لِلَّذِينَ يُؤْلُونَ مِنْ نِسَائِهِمْ تَرَبُّصُ أَرْبَعَةِ أَشْهُرٍ ۖ فَإِنْ فَاءُوا فَإِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Хатыннарына якынлык кылмаска ант иткән ирләргә дүрт ай көтмәк тиешле, әгәр тору нияте белән шул дүрт ай эчендә якынлык кылса, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт итүче.
2:226 -
وَإِنْ عَزَمُوا الطَّلَاقَ فَإِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Шул дүрт ай эчендә якынлык кылмыйча талак итүне ниятләгән булса, Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче. Дүрт ай үткәч, хатыны талак булыр, ягъни никахлары бозылыр.
2:227
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман