Сүрә 2 Сыер, аят 125 – 136
-
وَإِذْ جَعَلْنَا الْبَيْتَ مَثَابَةً لِلنَّاسِ وَأَمْنًا وَاتَّخِذُوا مِنْ مَقَامِ إِبْرَاهِيمَ مُصَلًّى ۖ وَعَهِدْنَا إِلَىٰ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ أَنْ طَهِّرَا بَيْتِيَ لِلطَّائِفِينَ وَالْعَاكِفِينَ وَالرُّكَّعِ السُّجُودِ
Янә хәтерләгез! Кәгъбатулланы кешеләргә кайтачак урын итеп кылдык. (Бөтен дөньядан мөселманнар анда барып һәр елны хаҗ гамәлләрен үтиләр.) Шулай үк Кәгъбатулланы кешеләргә имин урын итеп кылдык. Инде Ибраһим г-м аяк баскан урынны намаз укый торган урын итеп алыгыз! Ягъни Кәгьба әйләнәсендә намаз укыгыз. Ибраһим г-м белән Исмәгыйль г-мгә әмер кылдык: "Хаҗ кылучылар, вә Мәккәдә торучылар һәм кәгъба әйләнәсендә намаз укучылар өчен Минем өем-Кәгъбаны сынымнардан, батыл диннән, бидәгать гамәлләрдән һәм нәҗесләрдән пакьлагыз!" – дип.
2:125 -
وَإِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ رَبِّ اجْعَلْ هَٰذَا بَلَدًا آمِنًا وَارْزُقْ أَهْلَهُ مِنَ الثَّمَرَاتِ مَنْ آمَنَ مِنْهُمْ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ ۖ قَالَ وَمَنْ كَفَرَ فَأُمَتِّعُهُ قَلِيلًا ثُمَّ أَضْطَرُّهُ إِلَىٰ عَذَابِ النَّارِ ۖ وَبِئْسَ الْمَصِيرُ
Янә хәтерләгез Ибраһим г-мнең әйткәнен: "Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен имин кыл һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанучыларны төрле җимешләр белән ризыкландыр". Аллаһ әйтте: "Мәккә кешеләрнең көферләрен дә ризыкландырырмын, ләкин Мин аларны аз гына файдаландырырмын, соңра аларны ахирәттә ут газабына кайтарырмын". Нинди яман кайтарылачак урын!
2:126 -
وَإِذْ يَرْفَعُ إِبْرَاهِيمُ الْقَوَاعِدَ مِنَ الْبَيْتِ وَإِسْمَاعِيلُ رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا ۖ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Ибраһим илә Исмәгыйль Кәгъбатулланың нигезен күтәргәч: "Ий Раббыбыз! Эшебезне кабул ит! Син ишетүче һәм күңелләрне белүчесең", – дип дога кылдылар.
2:127 -
رَبَّنَا وَاجْعَلْنَا مُسْلِمَيْنِ لَكَ وَمِنْ ذُرِّيَّتِنَا أُمَّةً مُسْلِمَةً لَكَ وَأَرِنَا مَنَاسِكَنَا وَتُبْ عَلَيْنَا ۖ إِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ
Ий Раббыбыз! Икебезне дә үзеңә итагать итүче мөселманнардан кыл һәм нәселебездән дә мөселман булган җәмәгатьне насыйп ит һәм безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт вә тәүбәләребезне кабул итеп гөнаһларыбызны гафу ит! Син, әлбәттә, тәүбәләрне кабул итүче, рәхимлесең.
2:128 -
رَبَّنَا وَابْعَثْ فِيهِمْ رَسُولًا مِنْهُمْ يَتْلُو عَلَيْهِمْ آيَاتِكَ وَيُعَلِّمُهُمُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُزَكِّيهِمْ ۚ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Ий Раббыбыз! Бездән соң нәселебезгә үзләре арасыннан пәйгамбәр күндер! Ул пәйгамбәр өйрәтер аларга Синең китабыңны һәм ислам диненең бөтен хөкемнәрен һәм пакьләр аларны мөшриклектән, бидәгать гамәлләрдән һәм хәрам нәҗесләрдән. Ий Раббыбыз! Шиксез Сиңа тиңдәш юк, көч-кодрәт иясесең һәм һәр эшне мәслихәтче кылучысың.
2:129 -
وَمَنْ يَرْغَبُ عَنْ مِلَّةِ إِبْرَاهِيمَ إِلَّا مَنْ سَفِهَ نَفْسَهُ ۚ وَلَقَدِ اصْطَفَيْنَاهُ فِي الدُّنْيَا ۖ وَإِنَّهُ فِي الْآخِرَةِ لَمِنَ الصَّالِحِينَ
Ибраһим г-м тоткан ислам диненнән һичкем баш тартмас, мәгәр үз-үзенә ахмаклык кылган җәһил кеше генә баш тартыр. Шиксез, Ибраһим г-мне Үзебез дөньяда Имамга һәм пәйгамбәрлеккә сайладык, һәм ул ахирәттә изгеләр белән җәннәттә булыр.
2:130 -
إِذْ قَالَ لَهُ رَبُّهُ أَسْلِمْ ۖ قَالَ أَسْلَمْتُ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ
Ибраһим г-мгә Раббысы әйтте: "Аллаһуга итагать итеп чын мөселман бул!" Ибраһим г-м әйтте: "Бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп чын мөселман булдым", – дип.
2:131 -
وَوَصَّىٰ بِهَا إِبْرَاهِيمُ بَنِيهِ وَيَعْقُوبُ يَا بَنِيَّ إِنَّ اللَّهَ اصْطَفَىٰ لَكُمُ الدِّينَ فَلَا تَمُوتُنَّ إِلَّا وَأَنْتُمْ مُسْلِمُونَ
Ибраһим г-м угылларына васыять әйтте һәм әмер бирде: "Ий угылларым, шиксез, Аллаһ сезгә ислам динен ирекле итте. Дөрес һәм ныклап Аллаһ динен тотыгыз! Динегез була торып, кәфер булмагыз, мөселман булып яшәп, мөселман булып үлегез!" Ягькуб г-мдә угылларына шул ук сүзләрне әйтте. Яһүдләр исә Ягъкуб безгә: "Яһүдлекне ташламагыз, дип әйтте", – диделәр. (Түбәндәге аять шул хакта инде).
2:132 -
أَمْ كُنْتُمْ شُهَدَاءَ إِذْ حَضَرَ يَعْقُوبَ الْمَوْتُ إِذْ قَالَ لِبَنِيهِ مَا تَعْبُدُونَ مِنْ بَعْدِي قَالُوا نَعْبُدُ إِلَٰهَكَ وَإِلَٰهَ آبَائِكَ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ إِلَٰهًا وَاحِدًا وَنَحْنُ لَهُ مُسْلِمُونَ
Ий яһүдләр! Ягькуб пәйгамбәр үлер алдында сез аның янында идегезме? Ул сезгә сез әйткән сүзләрне әйттеме? Юк, әйтмәде. Менә ул угылларын җыеп әйтте: "Мин үлгәннән соң нәрсәгә гыйбәдәт кылырсыз?" Угыллары әйтте: "Син үлгәч синең Иләһәңә, вә аталарың – Ибраһим, Исмагыйл, Исхакларның Иләһәсенә гыйбәдәт кылырбыз, Ул Аллаһ – тиңдәше юк, бер генә Иләһедер. Без Аңа буйсынучы мөселманнарбыз".
2:133 -
تِلْكَ أُمَّةٌ قَدْ خَلَتْ ۖ لَهَا مَا كَسَبَتْ وَلَكُمْ مَا كَسَبْتُمْ ۖ وَلَا تُسْأَلُونَ عَمَّا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр, кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренә. Сезнең дә кәсеп иткән сәвабларыгыз һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның эшләгән эшләреннән соралмассыз.
2:134 -
وَقَالُوا كُونُوا هُودًا أَوْ نَصَارَىٰ تَهْتَدُوا ۗ قُلْ بَلْ مِلَّةَ إِبْرَاهِيمَ حَنِيفًا ۖ وَمَا كَانَ مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Яһүдләр әйтте: "Яһүд булыгыз, туры юлга күнәрсез", – дип. Насаралар әйттеләр: "Насара булыгыз, туры юлга күнәрсез" – дип. Син аларга әйт: "Туры юл яһүд динендә дә түгел, насара динендә дә түгел. Шиксез, туры юл – Ибраһим г-м тоткан дин, ул батылдан хакка авышты һәм ул мөшрикләрдән дә булмады. Әлбәттә аның дине хак, аның диненә иярегез!"
2:135 -
قُولُوا آمَنَّا بِاللَّهِ وَمَا أُنْزِلَ إِلَيْنَا وَمَا أُنْزِلَ إِلَىٰ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطِ وَمَا أُوتِيَ مُوسَىٰ وَعِيسَىٰ وَمَا أُوتِيَ النَّبِيُّونَ مِنْ رَبِّهِمْ لَا نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِنْهُمْ وَنَحْنُ لَهُ مُسْلِمُونَ
Ий мөэминнәр әйтегез: "Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийгә, аларның балаларына иңдерелгән вәхийгә, Мусага иңдерелгән Тәүратка һәм дә барча пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә ышандык, пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына бертигез ышанабыз, һәм Аллаһуга итагать итеп, мөселман булабыз", – дип.
2:136
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман