Сүрә 28 Хикәя
-
أَفَمَنْ وَعَدْنَاهُ وَعْدًا حَسَنًا فَهُوَ لَاقِيهِ كَمَنْ مَتَّعْنَاهُ مَتَاعَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ثُمَّ هُوَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ مِنَ الْمُحْضَرِينَ
Без берәүгә җәннәтне вәгъдә кыйлсак, ул җәннәт вәгъдә ителгән кешегә юлыгачактыр, бу кеше дөньяда Без файдаландырган соңра кыямәт көнендә утка керергә хәзер ителмеш кеше белән бертигез булырмы?"
28:61 -
وَيَوْمَ يُنَادِيهِمْ فَيَقُولُ أَيْنَ شُرَكَائِيَ الَّذِينَ كُنْتُمْ تَزْعُمُونَ
Кыямәт көнне Аллаһ нидан кылып әйтер: "Кайда Минем Шәрикләрем, сез аларны Миңа тиңдәш дип низагълаша идегез.
28:62 -
قَالَ الَّذِينَ حَقَّ عَلَيْهِمُ الْقَوْلُ رَبَّنَا هَٰؤُلَاءِ الَّذِينَ أَغْوَيْنَا أَغْوَيْنَاهُمْ كَمَا غَوَيْنَا ۖ تَبَرَّأْنَا إِلَيْكَ ۖ مَا كَانُوا إِيَّانَا يَعْبُدُونَ
Үзләренә ґәзап ваҗеб булган азгынлыкта булган кешеләрнең башлыклары әйтерләр: "Ий Раббыбыз, ошбу кешеләрне без аздырдык, ләкин без аларны азгынлыкка көчләмәдек, безнең вәсвәсәбез белән азгынлыкны ихтыяр иттеләр, ий Рабби без алардан биздек, сиңа кайттык, алар безгә гыйбадәт кылмадылар бәлки үз нәфесләренә итагать иттеләр", – дип.
28:63 -
وَقِيلَ ادْعُوا شُرَكَاءَكُمْ فَدَعَوْهُمْ فَلَمْ يَسْتَجِيبُوا لَهُمْ وَرَأَوُا الْعَذَابَ ۚ لَوْ أَنَّهُمْ كَانُوا يَهْتَدُونَ
Аларга әйтелер: "Аллаһуга тиң кылган сынымнарыгызны чакырыгыз, сезне ґәзабтан коткарсыннар, сынымнарыны ярдәмгә чакырырлар, ләкин сынымнарның чакыруны кабул итәргә һәм ярдәм итәргә кадир булмаслар, әнә шул хәлдә ґәзабны күрерләр, әгәр хак юлга күнелгән булсалар, әлбәттә, ґәзабны күрмәс иделәр.
28:64 -
وَيَوْمَ يُنَادِيهِمْ فَيَقُولُ مَاذَا أَجَبْتُمُ الْمُرْسَلِينَ
Кыямәт көнне Аллаһ кәферләргә нида кылыр һәм әйтер: "Минем рәсүлемнең Аллаһуны берләү хакындагы сүзләрен ничек кабул иттегез?
28:65 -
فَعَمِيَتْ عَلَيْهِمُ الْأَنْبَاءُ يَوْمَئِذٍ فَهُمْ لَا يَتَسَاءَلُونَ
Ул көндә файда итәчәк дәлил һәм җавап аларга табылмас, һәм алар дөньяда мөшкел нәрсәләрне бер-берсеннән сораган кеби, ничек җавап бирик, дип, сорашмаслар, бәлки хәйран булып сөйләмәсләр.
28:66 -
فَأَمَّا مَنْ تَابَ وَآمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا فَعَسَىٰ أَنْ يَكُونَ مِنَ الْمُفْلِحِينَ
Әмма берәү исән һәм куәтле чагында ширектән һәм башка гөнаһлардан тәүбә итсә, һәм иман китереп изге гамәлләр кыйлса, әнә шул кешенең котылучылардан булып Аллаһуның рәхмәтенә ирешмәклеге якындыр.
28:67 -
وَرَبُّكَ يَخْلُقُ مَا يَشَاءُ وَيَخْتَارُ ۗ مَا كَانَ لَهُمُ الْخِيَرَةُ ۚ سُبْحَانَ اللَّهِ وَتَعَالَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ
Раббың теләгене вә ихтыяр иткен нәрсәне халык итәр, югыйсә мөшрикләр өчен бернәрсәне ихтыяр итмәк юктыр, Аллаһу тәгалә пакь һәм бөек булды мөшрикләр Аллаһуга шәрик иткән нәрсәләрдән.
28:68 -
وَرَبُّكَ يَعْلَمُ مَا تُكِنُّ صُدُورُهُمْ وَمَا يُعْلِنُونَ
Раббың аларның күңелләрендә яшергән имансызлык һәм башка бозык уйларын һәм телләре белән изһар иткән нәрсәләрен дә беләдер.
28:69 -
وَهُوَ اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ لَهُ الْحَمْدُ فِي الْأُولَىٰ وَالْآخِرَةِ ۖ وَلَهُ الْحُكْمُ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Вә Ул – Аллаһ, юктыр Аңардан башка Илаһә, мәгәр Ул үзе генәдер, дөньяда вә ахирәттә мактау Аңа хасдыр, вә һәр эштә булган хөкем янә Аллаһуга хасдыр һәм ахырда Аңа кайтарылмыш булырсыз.
28:70 -
قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِنْ جَعَلَ اللَّهُ عَلَيْكُمُ اللَّيْلَ سَرْمَدًا إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ مَنْ إِلَٰهٌ غَيْرُ اللَّهِ يَأْتِيكُمْ بِضِيَاءٍ ۖ أَفَلَا تَسْمَعُونَ
Әйт: "Беләсезме, әгәр Аллаһ кичне караңгы хәлендә кыямәткә хәтле калдырса, Аллаһудан башка Илаһә бармы сезгә яктылык китерә торган, әйә шуны ишетәсезме?"
28:71 -
قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِنْ جَعَلَ اللَّهُ عَلَيْكُمُ النَّهَارَ سَرْمَدًا إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ مَنْ إِلَٰهٌ غَيْرُ اللَّهِ يَأْتِيكُمْ بِلَيْلٍ تَسْكُنُونَ فِيهِ ۖ أَفَلَا تُبْصِرُونَ
Янә әйт: "Беләсезме, әгәр Аллаһ көндезне якты хәлендә кыямәткә чаклы калдырса, Аллаһудан башка Илаһә бармы рәхәтләнеп ял итә торган кичегезне китерергә? Әйә күрмисезме, Аллаһ эшләрен.
28:72 -
وَمِنْ رَحْمَتِهِ جَعَلَ لَكُمُ اللَّيْلَ وَالنَّهَارَ لِتَسْكُنُوا فِيهِ وَلِتَبْتَغُوا مِنْ فَضْلِهِ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Аллаһ үзенең рәхмәтеннән сезгә көндез илә кичне бар кылды, кичтә ял итмәкегез өчен, көндез кәсеп белән Аллаһуның фазълыннан таләп итмәклегегез өчен, шаять Аллаһуның бу нигъмәтләренә шөкер итәрсез."
28:73 -
وَيَوْمَ يُنَادِيهِمْ فَيَقُولُ أَيْنَ شُرَكَائِيَ الَّذِينَ كُنْتُمْ تَزْعُمُونَ
Кыямәт көнендә Аллаһ мөшрикләргә нида кыйлыр һәм әйтер: "Миңа шәрик иткән нәрсәләрегез кайда Аллаһуның шәрике бар дип низагълаша идегез.
28:74 -
وَنَزَعْنَا مِنْ كُلِّ أُمَّةٍ شَهِيدًا فَقُلْنَا هَاتُوا بُرْهَانَكُمْ فَعَلِمُوا أَنَّ الْحَقَّ لِلَّهِ وَضَلَّ عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَفْتَرُونَ
Барча өммәттән шаһид итеп пәйгамбәрләрен чыгарырбыз, дөньяда Аллаһуга каршы эшләгән һәм каршы сөйләгән эшләрегезгә дәлилләрегезне китерегез, диярбез, алар белерләр хаклык Аллаһуга гына тиешле икәнен, һәм сынымнары алардан качар.
28:75 -
إِنَّ قَارُونَ كَانَ مِنْ قَوْمِ مُوسَىٰ فَبَغَىٰ عَلَيْهِمْ ۖ وَآتَيْنَاهُ مِنَ الْكُنُوزِ مَا إِنَّ مَفَاتِحَهُ لَتَنُوءُ بِالْعُصْبَةِ أُولِي الْقُوَّةِ إِذْ قَالَ لَهُ قَوْمُهُ لَا تَفْرَحْ ۖ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْفَرِحِينَ
Тәхкыйк Карун Муса кавеменнән вә аңа иман китергән кешеләрдән иде, Ягькуб, балаларына золым итте һәм байлыгы белән олугъланды, Без аңа күп байлык бирдек ки, аның хәзинә сарайларының ачкычларын күтәрмәк куәт ияләре булган җәмәгатькә дә авыр булыр иде, кавеме Карунга әйтте: "Малың күплеге белән мактанып шатланма, тәхкыйк Аллаһ мал белән шатланучыларны сөймидер.
28:76 -
وَابْتَغِ فِيمَا آتَاكَ اللَّهُ الدَّارَ الْآخِرَةَ ۖ وَلَا تَنْسَ نَصِيبَكَ مِنَ الدُّنْيَا ۖ وَأَحْسِنْ كَمَا أَحْسَنَ اللَّهُ إِلَيْكَ ۖ وَلَا تَبْغِ الْفَسَادَ فِي الْأَرْضِ ۖ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْمُفْسِدِينَ
Бәлки Аллаһ биргән малны Аллаһ юлына биреп ахирәтне кәсеп ит, дөньядан үз өлешеңне онытма, ахирәтен, өчен гамәл кыл, Аллаһ сиңа ихсан кылып мал биргән кеби син дә мохтаҗ кешеләргә малыңнан бир, җир өстендә явызлык белән фәсәдлек кыйлып йөрмә, тәхкыйк Аллаһ фәсәдчеләрне сөймидер."
28:77 -
قَالَ إِنَّمَا أُوتِيتُهُ عَلَىٰ عِلْمٍ عِنْدِي ۚ أَوَلَمْ يَعْلَمْ أَنَّ اللَّهَ قَدْ أَهْلَكَ مِنْ قَبْلِهِ مِنَ الْقُرُونِ مَنْ هُوَ أَشَدُّ مِنْهُ قُوَّةً وَأَكْثَرُ جَمْعًا ۚ وَلَا يُسْأَلُ عَنْ ذُنُوبِهِمُ الْمُجْرِمُونَ
Карун әйтте: "Миңа бу мал белемемнең күплеге өчен бирелде", – дип. Аллаһ әйтте: "Галим булса белмиме моннан элек Аллаһ күпме җәмәгатьне Аңа карышканнары өчен һәлак итте, ул һәлак булган, кешеләр куәттә Каруннан артыграк вә җыйган маллары күбрәк иде, фәсәдче залимнәр кыямәт көнендә гөнаһларыннан соралмаслар, хисапсыз җәһәннәмгә керерләр."
28:78 -
فَخَرَجَ عَلَىٰ قَوْمِهِ فِي زِينَتِهِ ۖ قَالَ الَّذِينَ يُرِيدُونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا يَا لَيْتَ لَنَا مِثْلَ مَا أُوتِيَ قَارُونُ إِنَّهُ لَذُو حَظٍّ عَظِيمٍ
Карун бер көнне йөгән-иярләре алтын белән зиннәтләнгән атка атланып кавеменә чыкты, дөнья тереклеген генә теләүчеләр әйттеләр: "Карунга бирелгән байлык кеби безгә дә бирелгән булса, нинди яхшы булыр иде, ул Карун дөньяга олуг насыйп иясе", – дип.
28:79 -
وَقَالَ الَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ وَيْلَكُمْ ثَوَابُ اللَّهِ خَيْرٌ لِمَنْ آمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا وَلَا يُلَقَّاهَا إِلَّا الصَّابِرُونَ
Белем бирелмеш кешеләр дөньяны сөючеләргә әйттеләр: "Үкенеч булсын сезгә, иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә Аллаһ вәгъдә иткән җәннәт нигъмәтләре Карунга бирелгән малдан хәерлерәктер, ул җәннәткә ирешмәс һичкем, мәгәр сабыр итеп Аллаһ юлында яшәгән хак мөэминнәр ирешерләр", – дип.
28:80
Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман