Сүрә 22 Хаҗ, аят 34 – 35

  1. وَلِكُلِّ أُمَّةٍ جَعَلْنَا مَنْسَكًا لِيَذْكُرُوا اسْمَ اللَّهِ عَلَىٰ مَا رَزَقَهُمْ مِنْ بَهِيمَةِ الْأَنْعَامِ ۗ فَإِلَٰهُكُمْ إِلَٰهٌ وَاحِدٌ فَلَهُ أَسْلِمُوا ۗ وَبَشِّرِ الْمُخْبِتِينَ

    Барча мөэмин җәмәгате өчен корбан чалырга урын кылдык ягъни хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чалырлар, Без аларга биргән дөя, сыер, куйларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен зекер итсеннәр, бит сезнең Илаһәгыз ялгыз бер Аллаһ. Аңа кайтыгыз вә итагать итегез, ихлас мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр.

    22:34
  2. الَّذِينَ إِذَا ذُكِرَ اللَّهُ وَجِلَتْ قُلُوبُهُمْ وَالصَّابِرِينَ عَلَىٰ مَا أَصَابَهُمْ وَالْمُقِيمِي الصَّلَاةِ وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنْفِقُونَ

    Ул ихлас мөэминнәргә Аллаһ зекер ителсә, аларның йөрәкләре тетрәр һәм ирешкән бәла казага сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр, вә Без биргән малдан Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирерләр.

    22:35

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман