Сүрә 18 Тау Тишеге, аят 92 – 99

  1. ثُمَّ أَتْبَعَ سَبَبًا

    Соңра янә алып барып җиткерә торган сәбәпкә иярде.

    18:92
  2. حَتَّىٰ إِذَا بَلَغَ بَيْنَ السَّدَّيْنِ وَجَدَ مِنْ دُونِهِمَا قَوْمًا لَا يَكَادُونَ يَفْقَهُونَ قَوْلًا

    Хәтта ике тау арасына ирешкәндә шул ике тау алдында бер төрле кавемгә юлыкты, ул кавем белән бик авырлык илә генә аңлаштылар.

    18:93
  3. قَالُوا يَا ذَا الْقَرْنَيْنِ إِنَّ يَأْجُوجَ وَمَأْجُوجَ مُفْسِدُونَ فِي الْأَرْضِ فَهَلْ نَجْعَلُ لَكَ خَرْجًا عَلَىٰ أَنْ تَجْعَلَ بَيْنَنَا وَبَيْنَهُمْ سَدًّا

    Алар әйттеләр: "Ий Зүл-карнәен, шушы ике тау арасында яшәгән Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗ кавеме җир өстендә төрле фәсәдләрне кылалар, безгә зарар ирештерәләр, алар белән безнең уртабызга, шушы ике тау арасына бөек дивар (плотина) корсаң, без сиңа хезмәт хакын түләр идек".

    18:94
  4. قَالَ مَا مَكَّنِّي فِيهِ رَبِّي خَيْرٌ فَأَعِينُونِي بِقُوَّةٍ أَجْعَلْ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُمْ رَدْمًا

    Зүл-карнәен әйтте: "Раббым миңа биргән гыйлем хикмәте сез бирә торган малдан хәерлерәктер, сездән мал алмыйм, миңа фәкать кул көче белән ярдәм итәрсез, Аллаһ ризасы өчен мин сезнең белән алар арасына тау кеби койма ясап бирермен.

    18:95
  5. آتُونِي زُبَرَ الْحَدِيدِ ۖ حَتَّىٰ إِذَا سَاوَىٰ بَيْنَ الصَّدَفَيْنِ قَالَ انْفُخُوا ۖ حَتَّىٰ إِذَا جَعَلَهُ نَارًا قَالَ آتُونِي أُفْرِغْ عَلَيْهِ قِطْرًا

    Инде миңа иске тимер кисәкләрен китерегез! Ике тау арасына тимерләрне утыннар белән аралаштырып, тау биеклегендә өйделәр, инде яндырып утыннарның көлен очырыгыз диде. Хәтта утыннар каты янып тимерләр эреп ут кеби булгач әйтте: "Миңа эрегән бакыр китерегез эрегән тимер өстенә коярмын".

    18:96
  6. فَمَا اسْطَاعُوا أَنْ يَظْهَرُوهُ وَمَا اسْتَطَاعُوا لَهُ نَقْبًا

    Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗ бу дивардан чыгарга кадир булмаслар вә тимер илә бакырдан ясалуы өчен аны тишеп чыгарга да көчләре җитмәс.

    18:97
  7. قَالَ هَٰذَا رَحْمَةٌ مِنْ رَبِّي ۖ فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ رَبِّي جَعَلَهُ دَكَّاءَ ۖ وَكَانَ وَعْدُ رَبِّي حَقًّا

    Зүл-карнәен әйтте: "Бу диварны сезгә ясап бирмәклегем Раббымнан рәхмәттер. Раббым вәгъдә кылган кыямәт килсә, Ул без ясаган диварны җир белән тигезләп тузан кыйлыр, Раббымның вәгъдәсе хак булды".

    18:98
  8. وَتَرَكْنَا بَعْضَهُمْ يَوْمَئِذٍ يَمُوجُ فِي بَعْضٍ ۖ وَنُفِخَ فِي الصُّورِ فَجَمَعْنَاهُمْ جَمْعًا

    Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗнең чыккан көнеңдә аларны бер-берсе илә аралаштырып кайнаган су кеби кылырбыз. Кубарылмак өчен сурга өрелсә барча кешеләрне хисаб өчен мәхшәргә җыярбыз.

    18:99

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман