Сүрә 18 Тау Тишеге, аят 32 – 44

  1. وَاضْرِبْ لَهُمْ مَثَلًا رَجُلَيْنِ جَعَلْنَا لِأَحَدِهِمَا جَنَّتَيْنِ مِنْ أَعْنَابٍ وَحَفَفْنَاهُمَا بِنَخْلٍ وَجَعَلْنَا بَيْنَهُمَا زَرْعًا

    Мөэминнәр илә кәферләргә ике ирне мисал китер: "Ул ике ирнең берсенә ике йөзем бакчасын бирдек вә ул ике бакчаны хөрмә агачлары белән әйләндердек, вә ул ике бакча арасында игеннәр үстердек.

    18:32
  2. كِلْتَا الْجَنَّتَيْنِ آتَتْ أُكُلَهَا وَلَمْ تَظْلِمْ مِنْهُ شَيْئًا ۚ وَفَجَّرْنَا خِلَالَهُمَا نَهَرًا

    Ул ике бакча мул уңыш бирде, җимешләреннән һичнәрсә кимемәде вә ул ике бакчаның уртасыннан елга агыздык.

    18:33
  3. وَكَانَ لَهُ ثَمَرٌ فَقَالَ لِصَاحِبِهِ وَهُوَ يُحَاوِرُهُ أَنَا أَكْثَرُ مِنْكَ مَالًا وَأَعَزُّ نَفَرًا

    Янә ул ике бакча иясенең бакчадан башка да малы бар иде, мактанып иптәшенә әйтте: "Минем малым синекеннән күбрәк һәм балаларымның күплеге белән дә синнән куәтлерәкмен".

    18:34
  4. وَدَخَلَ جَنَّتَهُ وَهُوَ ظَالِمٌ لِنَفْسِهِ قَالَ مَا أَظُنُّ أَنْ تَبِيدَ هَٰذِهِ أَبَدًا

    Вә ул иптәше илә бакчасына керде, хәлбуки имансыз булуы белән үзенә золым итүчедер, иптәшенә әйтте: "Минем бу бакчаларым мәңге бетәрләр дип уйламыйм.

    18:35
  5. وَمَا أَظُنُّ السَّاعَةَ قَائِمَةً وَلَئِنْ رُدِدْتُ إِلَىٰ رَبِّي لَأَجِدَنَّ خَيْرًا مِنْهَا مُنْقَلَبًا

    Вә кыямәт булыр дип уйламыйм, әгәр син әйткәнчә кыямәт була калса һәм мин Раббыма кайтсам, әлбәттә, мин ахирәттә бу бакчаларымнан да яхшырак бакчалар табармын", – дип.

    18:36
  6. قَالَ لَهُ صَاحِبُهُ وَهُوَ يُحَاوِرُهُ أَكَفَرْتَ بِالَّذِي خَلَقَكَ مِنْ تُرَابٍ ثُمَّ مِنْ نُطْفَةٍ ثُمَّ سَوَّاكَ رَجُلًا

    Мөэмин иптәше җавап биргән хәлдә әйтте: "Әйә син төп атаң Адәмне балчыктан халык кылучы Аллаһуга иман китермәдеңме? Соңра һәр кешене ата-аналарының мәниләреннән яратты, соңра сине ир хәленә китерде.

    18:37
  7. لَٰكِنَّا هُوَ اللَّهُ رَبِّي وَلَا أُشْرِكُ بِرَبِّي أَحَدًا

    Син ни әйтсәң әйт, ләкин мин әйтәм: Ул – Аллаһ минем Раббым вә Раббыма һичкемне тиңдәш, иптәш кыйлмамын.

    18:38
  8. وَلَوْلَا إِذْ دَخَلْتَ جَنَّتَكَ قُلْتَ مَا شَاءَ اللَّهُ لَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللَّهِ ۚ إِنْ تَرَنِ أَنَا أَقَلَّ مِنْكَ مَالًا وَوَلَدًا

    Бакчаңа кергәндә Аллаһ теләгән эш була вә һичбер эшне кылырга куәт юк, мәгәр Аллаһ ярдәм бирсә генә куәт була дип керсәң иде. Әгәр син мине мал вә бала җәһеттән үзеңнән ким күрсәң.

    18:39
  9. فَعَسَىٰ رَبِّي أَنْ يُؤْتِيَنِ خَيْرًا مِنْ جَنَّتِكَ وَيُرْسِلَ عَلَيْهَا حُسْبَانًا مِنَ السَّمَاءِ فَتُصْبِحَ صَعِيدًا زَلَقًا

    Мин өмет итәмен иманым сәбәпле Раббым миңа синең бакчаларыңнан артыкны бирер дип тә, синең бакчаларыңа күктән һәлак итәчәк бернәрсәне җибәрер дә, бакчаларың аяклар тая торган шома җир булып калыр.

    18:40
  10. أَوْ يُصْبِحَ مَاؤُهَا غَوْرًا فَلَنْ تَسْتَطِيعَ لَهُ طَلَبًا

    Яки бакчаңның суын җиргә батырыр, ул суны кире кайтару өчен бер нинди хәйләгә кадир булмассың", – дип.

    18:41
  11. وَأُحِيطَ بِثَمَرِهِ فَأَصْبَحَ يُقَلِّبُ كَفَّيْهِ عَلَىٰ مَا أَنْفَقَ فِيهَا وَهِيَ خَاوِيَةٌ عَلَىٰ عُرُوشِهَا وَيَقُولُ يَا لَيْتَنِي لَمْ أُشْرِكْ بِرَبِّي أَحَدًا

    Мөэмин иптәше әйткәнчә, кәфернең бакчасы һәлак ителде, бакчасын гүзәлләтер өчен сарыф иткән малының вә бакчасының һәлак булганын күргәч, ике кулын бер-берсенә сугарга тотынды, чөнки ике бакчасының да җимеш агачлары һәммәсе егылып җимешләре өстенә төшкән иде, вә әйтте: "Әгәр Раббыма һичкемне шәрик кылмаган булсам, бу хәл булмас иде", – дип.

    18:42
  12. وَلَمْ تَكُنْ لَهُ فِئَةٌ يَنْصُرُونَهُ مِنْ دُونِ اللَّهِ وَمَا كَانَ مُنْتَصِرًا

    Вә ул кәфергә Аллаһудан башка ярдәм бирүчеләр булмады һәм үз көче белән дә котыла алмады.

    18:43
  13. هُنَالِكَ الْوَلَايَةُ لِلَّهِ الْحَقِّ ۚ هُوَ خَيْرٌ ثَوَابًا وَخَيْرٌ عُقْبًا

    Кыямәт көне булганда вәлайәт һәм ярдәм итмәк фәкать Аллаһуга хастыр вә ул вәлайәт хактыр, вә Аллаһуның сәвабы – нигъмәте һәркемнекеннән хәерледер һәм Аллаһуга итагать итүнең ахыры башкача итагать итүнең ахырыннан хәерледер.

    18:44

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман