Сүрә 12 Йусуф, аят 93 – 100

  1. اذْهَبُوا بِقَمِيصِي هَٰذَا فَأَلْقُوهُ عَلَىٰ وَجْهِ أَبِي يَأْتِ بَصِيرًا وَأْتُونِي بِأَهْلِكُمْ أَجْمَعِينَ

    Минем ошбу күлмәгемне алып кайтып атамның йөзенә ябыгыз, шуннан соң атамның күзләре ачылыр, күрә башлар, вә атамны һәм барча җәмәгатьләрегезне җыеп Мысырга минем хозурыма килегез!"

    12:93
  2. وَلَمَّا فَصَلَتِ الْعِيرُ قَالَ أَبُوهُمْ إِنِّي لَأَجِدُ رِيحَ يُوسُفَ ۖ لَوْلَا أَنْ تُفَنِّدُونِ

    Угылларының кәрваны Мысырдан чыгып киткәч, аталары Ягъкуб Кәнгандә әйтте: "Әгәр картлыгыннан саташып сөйли дип ґәепләмәсәгез, мин сезгә бер хәбәр әйтәм ки, мин Йусуф углымның исен сизәмен, исән икән".

    12:94
  3. قَالُوا تَاللَّهِ إِنَّكَ لَفِي ضَلَالِكَ الْقَدِيمِ

    Янындагылар әйттеләр: "Валлаһи син искечә һаман Йусуф белән саташасың, белеп сөйләмисең".

    12:95
  4. فَلَمَّا أَنْ جَاءَ الْبَشِيرُ أَلْقَاهُ عَلَىٰ وَجْهِهِ فَارْتَدَّ بَصِيرًا ۖ قَالَ أَلَمْ أَقُلْ لَكُمْ إِنِّي أَعْلَمُ مِنَ اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ

    Кәрван Кәнган шәһәренә кайтып җиткәч, күлмәкне кулына тотып, шатлыклы Йусуф хәбәрен китерүче бер углы атасы янына кереп, күлмәкне атасының йөзенә куйды һәм атасының күзләре ачылды, күрә торган булды. Шул вакыт Ягъкуб г-м әйтте: "Мин сезгә әйтмәдемме Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне беләмен дип?"

    12:96
  5. قَالُوا يَا أَبَانَا اسْتَغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا إِنَّا كُنَّا خَاطِئِينَ

    Угыллары әйттеләр: "Ий атабыз! Тәхкыйк без хаталык кылдык вә гөнаһлы булдык, инде безне гафу ит! Һәм безнең өчен Аллаһудан ярлыкау өстәгел!"

    12:97
  6. قَالَ سَوْفَ أَسْتَغْفِرُ لَكُمْ رَبِّي ۖ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ

    Аталары әйтте: "Әлбәттә, мин сезнең өчен Аллаһудан истигъфар кылырмын. Тәхкыйк Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. Шуннан соң барчасы җыелып, җитмеш ике җан Мысыр шәһәренә күчеп киттеләр.

    12:98
  7. فَلَمَّا دَخَلُوا عَلَىٰ يُوسُفَ آوَىٰ إِلَيْهِ أَبَوَيْهِ وَقَالَ ادْخُلُوا مِصْرَ إِنْ شَاءَ اللَّهُ آمِنِينَ

    Барып җитеп Мысыр шәһәренә кергәндә Йусуф каршы алды һәм ата-анасын кочаклады вә әйтте: "Һәр бәла-казадан имин булган хәлдә, Аллаһ теләсә, Мысыр шәһәренә керегез!"

    12:99
  8. وَرَفَعَ أَبَوَيْهِ عَلَى الْعَرْشِ وَخَرُّوا لَهُ سُجَّدًا ۖ وَقَالَ يَا أَبَتِ هَٰذَا تَأْوِيلُ رُؤْيَايَ مِنْ قَبْلُ قَدْ جَعَلَهَا رَبِّي حَقًّا ۖ وَقَدْ أَحْسَنَ بِي إِذْ أَخْرَجَنِي مِنَ السِّجْنِ وَجَاءَ بِكُمْ مِنَ الْبَدْوِ مِنْ بَعْدِ أَنْ نَزَغَ الشَّيْطَانُ بَيْنِي وَبَيْنَ إِخْوَتِي ۚ إِنَّ رَبِّي لَطِيفٌ لِمَا يَشَاءُ ۚ إِنَّهُ هُوَ الْعَلِيمُ الْحَكِيمُ

    Йусуф үзенең Мәнзилендә ата-анасын хөрмәтләп тәхеткә утыртты, аннары Йусуфны зурлап шөкер йөзеннән барчасы сәҗдәгә егылдылар, вә Йусуф әйтте: "Ий атам, күп еллар элек күргән төшемнең тәэвиле ошбудыр, тәхкыйк Раббым бу төшемне дөрес кылды вә тәхкыйк Раббым миңа ихсан кылды, мине зинданнан чыгару белән вә сезне сәхрәдән Мысырга китерү белән минем белән кардәшләрем арасына шайтан вәсвәсә белән дошманлыкны салганы соңында, тәхкыйк Раббым теләгән нәрсәсен шәфкать белән кылучы, әлбәттә, Ул белүче вә тиешенчә эш кылучы.

    12:100

Тәрҗемә: Йакуб ибн Нугман